Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе![]() Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе (рус. Антология музыки композиторов Республики Татарстан, ингл. Anthology of music by composers of the Republic of Tatarstan) — 2013 елда Александр Сладковский тарафыннан төзелгән татар композиторларының һәм татар мәдәниятенә кайсыдыр ягы белән караган башка композиторлар әсәрләре җыентыгы, өч дисктан гыйбарәт. Мәшһүр татар музыка белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан диск җыентыгының әһәмияте тирәнтен дәгъвалана. Дискның тасвирламасы татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелә. ТасвирламаӨч диск симфоник әсәрләрдән генә тора. Беренче һәм өченче ир-ат композиторлар әсәрләрен тәшкил итә. Беренче дискка Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Миргородский, Салих Сәйдәшев әсәрләре язылган. Өченче дискны Анатолий Луппов, Ренат Еникиев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин, Александр Чайковский әсәрләреннән гыйбарәт. Икенче дискта хатын-кыз композиторлар, ягъни Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Зөлфия Рәүфова, Елена Анисимова әсәрләре чагылыш таба. Аудиоязмалар Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры төркеме тарафыннан башкарыла. Бу чара дәвамында оркестр "Интермеццо" (Мәскәү), "2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе", "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, LUCIANO оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә[1]. Проектка якынлыча 5 млн сум акча сарыф ителә[2] һәм югары дәрәҗәдәге профессиональ аудиоязмалар булдырыла[1]. Эчтәлек
Тәнкыйть
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia