Шамил Тимербулатов
Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013). Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның Алтынчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.
ИҗатыКомпозитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Европа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.[3] ӘсәрләреХор һәм симфоник оркестр өчен
Симфоник оркестр өчен
Халык уен кораллары оркестры өчен
Агач тынлы уен кораллары өчен
Виолончель һәм фортепиано өчен
Фортепиано өченТавыш һәм фортепиано өчен
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia