Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия
Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия (рус. Хрестоматия по татарской фортепианной музыке) — татар композиторларының фортепиано өчен язылган һәм фортепиано өчен эшкәртелгән башка әсәрләренең ике кисәктән торган тупланмасы. Татарстан Республикасының һәр музыка мәктәбе диярлек тупланма белән тәэмин ителгән. ТасвирламаӘсәрләр жанр һәм авырлыгы буенча ике кисәккә төркемләнгән. Беренче кисәк музыка мәктәпләренең кече һәм урта классларында, икенче кисәк - урта һәм өлкән класслар, шулай ук музыка көллиятләрендә куллану максаты белән төзелгән[1]. Җыентык матбугатта берничә тапкыр бастырылып чыккан әсәрләрдән, шулай ук әле яңа иҗат ителгән әсәрдән гыйбарәт. Җыентыкта махсус балаларга багышланган әсәрдән тыш, башка гомуми этник темалар белән үрелеп килгән әсәрләр дә чагылыш тапкан. Җыентыкта җыр, бию, марш, этюд, вальс, прелюдия, соната, концерт, токката кебек жанрларга караган соло һәм ансамбльдә башкарыла торган әсәрләр кулланылган.[2] Әсәрләр Эльза Әхмәтова, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Сабитовская, Екатерина Соколова, Вера Спиридонова, Флора Хәсәнова, Кира Шашкина тарафыннан туплана, мөхәррирләнә һәм 1987 елда Татарстан китап нәшриятында ике кисәктә бастырыла. Икенче кисәк күләм ягыннан күпкә зуррар. 2002 елда тупланманың беренче кисәгенең икенче басмасы "Яңалиф" нәшрият йортында дөнья күрә.
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia