Исмай Шәмсетдинов
Исмай Шәмсетдинов, Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов[1] (29 сентябрь, 1910, Надеждинск, Пермь губернасы – 8 июнь, 1982) – Бөек Ватан сугышында катнашкан көйязар, музыкаль мөхәррир, тавыш режиссёры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981). Тормыш юлы1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасының Надеждинск шәһәрендә (хәзерге — Серов) эшче гаиләсендә дөньяга килә. Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алып, 16 яшьтән заводка кара эшче булып керә. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлап (ФЗО), заводның металлопрокат цехында эшли. 1930 елның башында Казанга килә. 1930-35 елларда машина йөртүче курсларын бетереп шофер булып эшли. 1935-36 елларда Радиокомитет каршындагы радиотөендә һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына керә һәм 1940 елда бетерә. 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда Ленинград фронта хезмәт иткән вакытта аяк бармакларын өшетә һәм югалтырга мәҗбүр була[2]. Госпитальдән чыгу белән Сталинград фронтына шофер буларак җибәрелә[2]. Санитарлар машинасын йөртә. 1945 елда Берлинга җитеп, җиңүче рәтләрендә Казанга кайта. 1948 елда Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәклеге сәбәпле Казан дәүләт консерваториясенә керә, 1952 елда — аны бетерә. 1952-71 елларда — Татар радиосында башта музыкаль мөхәррир, аннары тавыш режиссёры вазифаларын башкара. 1982 елның 8 июнендә вафат була.[3] ИҗатыКомпозиторның әсәрләре даими рәвештә «Татарстан» радиосы буенча тапшырыла. Уен кораллары өчен музыка:
Җырлар һәм романслар:
Татар халык җырларының эшкәртелмәләреНота җыентыклары:
Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia