«Шондыбан» (коми-перм. Шондiбан [ 1] ), дәүләт (край ) мәдәният оешмасы Коми-Пермяк «Шондыбан» ансамбле — Пермь крае Кудымкар шәһәрендә иҗат итүче һөнәри сәнгать коллективы, край мәдәният оешмасы «Коми-Пермяк этномәдәният үзәге» составында эшли. Коми-Пермяк мәдәниятен саклауда әһәмияте зур.
Сәнгать җитәкчесе (2000 елдан ) — Елена Васькина.
Хормейстер — Ольга Забоева.
Тарих
«Шондыбан» ансамбле
Оркестр артистлары
Ансамбль Франциядә фестивальдә
1938 елда Кудымкарда 17 кешелек ансамбль оештырыла.
1939 елда Пермь филармониясе каршында Коми-Пермяк җыр һәм бию ансамбле оештырыла. 1959 елда ансамбль таратыла[ 2] .
1991 елда яңадан оештырылган[ 3] .
Ансамбльне оештыруда башлап йөрүчеләр — Анатолий Фирсов, Надежда Миңнуллина, мөхтәриятле бүлгенең мәдәният бүлеге мөдирләре.
Ансамбльнең беренче артистлары итеп Кудымкар педагогия укханәсенең музыка һәм коми бүлекләрен һәм Пермь мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар кабул ителә. Ансамбль биюче, җырчы , оркестр төркемнәреннән тора.
1992 елның августында Кудымкарда беренче чыгышлары була. Тамашачыга «Кыз сагышы» (Нывлон тожд1сьом, Печаль девушки ) һәм «Иньва ярында» (Иньва дорын, На берегу Иньвы ) күренешләре тәкъдим ителә.
Ансамбльнең беренче директоры — Сергей Мешавкин , хормейстер — Валентина Денисенко, куючы-балетмейстер — Айна Гесь.
1991 елның 16 декабренда сәнгать җитәкчесе итеп композитор Александр Клещин билгеләнә.
1992 -1997 елларда директор — Аркадий Лобанов, 1997 -2001 елларда — Яна Яновская, 2001 -2008 елларда — Нина Васькина.
1993 -2000 елларда сәнгать җитәкчесе — Евгений Фирсов, 2000 елдан — Елена Воробьева.
1997 елның 19 июнендә дәүләт (край ) мәдәният оешмасы статусын алган.
Катнашкан фестивальләре
Чыгышлары
Коми-Пермяк мөхтәриятле округы (2005 елга кадәр ), Пермь шәһәре , Пермь өлкәсе (хәзер крае ), Коми Республикасында , Удмуртиядә , Хант-Манси АО , Санкт-Петербург , Мәскәү , Маҗарстан , Франция , Испаниядә гастрольләре уза.
Репертуар
Ансамбль чыгышларының үзәгендә — Коми-Пермяк мәдәниятенең төбәк үзенчәлекләрен күрсәтүче җырлар һәм биюләр. Җырлы - биюле күренешләрдә борынгы йолалар , гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр , уеннар күрсәтелә. Милли уен кораллары кулланыла: тынлы уен кораллары – пэляны (күп саплы сыбызгы ), буксана; тавышлы уен кораллары – пу-барабан, «зиль-зёль», «шуршор», үзенчәлекле кыллы уен коралы – сигудэк (яллы эскрипкә ).
Җырлы-биюле күренешләр
«Борынгының тере кайтавазы» (Важ кадлöн ловья говк, Живое эхо прошлого )
«Урман аланында» (Яг дорын, На опушке леса )
«Җеп эрләшү» (Печкана помеч, Супрядки )
«Күңелле кызлар» (Гажа нывкаэз, Веселые девушки )
«Әни палас тукый» (Кыйэ мамэ джоджö дöра, Ткет мама половик )
«Сыра һәм ачы бал» (Сур да брага, Пиво и брага )
«Туган туфрак» (Чужан му, Родимая земля )
«Тусь масьтан»[ 4]
Яңа куелышлар
«Үлән алмашыну көне» (Турун вежан лун, День смены травы ) (2009 )
«Семицко-Троицкие гулянья» (2012 )
Биюләр
«Матур кыз» (Басöк нывка, Красивая девушка )
«Туп һәм тап»
«Сайланучан егет» (Вышитчись зонка, Разборчивый ухажер )
«Чабата үрәм» (Кыя ме нинкöмок, Плету я лапоток )
«Миңа әти җитен чәчеп бирде» (Меным айэ кэдзис лён, Мне отец посеял лен )
«Күңелле киң урам» (Паськыт гажа улича, Широкая веселая улица )
«Сез кая барасыз» (Кытчэ тiйэ мунатэ, Куда вы идете ) такмаклары
«Камаринская» җырлы -биюле күренеше
«Во саду ли, в огороде» җырлы -биюле күренеше
«Вечер к вечеру» җыры
«Сосенушка» җыры
«Мой костер» җыры
«Озорные вертушечки» биюе
«Деревенский музыкант» биюе
«Шуточная кадриль» биюе
«Развеселые гулянья биюе[ 5]
Удмуртча
«Узган вакытлар» (Вылэм дырьёз, Былые времена )
Бүләкләре
Чыганаклар
Коми-Пермяцкий автономный округ на рубеже веков/ сост. Л. П. Ратегова. Кудымкар : Коми-Пермяц. кн. изд-во, 2000 . 392 с.: ил., С. 214-218.
Климов В., Чагин Г. Круглый год праздников, обрядов и обычаев коми-пермяков. Кудымкар , 2005 .
Коми-пермяцкий ансамбль «Шондiбан», Кудымкар , 2001 .
Сылтамалар
Искәрмәләр