Эльза Исламова
Эльза Исламова, Эльза Евгений кызы Исламова (Эльза Евгеньевна Заяри―Исламова; 1989 елның 23 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― опера җырчысы (сопрано), педагог, артист-вокалист (солист), «Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең кафедра мөдире һәм академик җырлау бүлеге укытучысы. Татарстанның атказанган артисты (2022), «Тантана» республика театр премиясе (2023) һәм халыкара дәрәҗәдәге музыка конкурслары лауреаты[1]. Тәрҗемәи хәле![]() 1989 елның 23 февралендә Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә туган. Әнисе ― башлангыч класслар укытучысы, әтисе ― рәссам, рус милләтеннән (кызына 18 яшь булганда вафат)[2][3]. 2004 елда Казанның Совет районындагы 9нчы санлы балалар сәнгать мәктәбен, 2006 елда чит телләрне тирәнтен өйрәтүче 84нче урта гомуми белем мәктәбен [4] тәмамлаган[5]. 2005 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән. Академик вокал бүлегендә Т. М. Яковлева классында шөгыльләнгән[5] Югары профессиональ музыкаль белеме бар: 2008 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең (академия) академик вокал факультетына укырга кергән. ТР атказанган артисты, профессор Н. П. Варшавская классында укыган. 2013 елда консерваторияне бик яхшыга тәмамлаган. КДК каршындагы опера студиясендә күп кенә спектакльләрдә һәм опера куелышларында катнашкан, чит ил, рус, татар композиторлары язган партияләрне башкарган[1]. 2013 елдан ― Санкт-Петербургтагы Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе (сәнгать җитәкчесе РФ халык артисты Лариса Гергиева[d]) стажеры һәм солисты. 2016 елда Казанга кайтып, КДК аспирантурасына, күренекле опера примасы, РФ атказанган, ТР халык артисты Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова классына укырга кергән һәм 2018 елда тәмамлаган. Фәнни эше XIX гасыр азагында Россиядә вокал сәнгатен үстерүгә кагыла. «Русская музыкальная газета»[d] материаллары буенча Россиядә вокал мәктәбенең үсешен, җырчыларын, вокал техникасын, укыту алымнарын һәм Россия җырчыларына чит илләрдә ихтыяҗ булуны анализлый[5]. 2018 елның гыйнварында Харбинда (Кытай) Халыкара музыка конкурсында (ингл. International Music Competition Harbin; оештыручысы һәм генераль секретаре Петер Гроте[6]) катнашып, финалга үткән [7]. Medici.tv каналы буенча турыдан-туры трансляция алып барылган конкурста катлаулы опера партияләрен, шулай ук конкурс шартларында игълан ителгән кытай арияләре һәм романсларын һәм зур уңыш белән Рөстәм Яхин романсларын башкарган. Зур сәхнәдә 2007 елдан бирле чыгыш ясый һәм бүгенге көндә АКШ, Кытай, Австрия, Голландия, Төркия, Азәрбайҗан, Болгария, Россия сәхнәләрендә рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен башкаруда зур тәҗрибәгә ия[1]. Лео Кремер[d], Павел Ландо, Ренат Салаватов, Александр Сладковский, Анатолий Шутиков, Рөстәм Абязов һәм башка күренекле дирижерлар белән эшләгән. Репертуарында лирик партияләр: «Богема»да Мими, «Турандот»тан Лиу, «Кармен»нан Микаэла, «Фауст»та Памина, Сюзанна, Иоланта, Маргарита һәм башкалар бар. Верди һәм Вагнер партияләре белән репертуарын киңәйтә. Концертмейстеры ― Татарстанның атказанган артисты Алсу Барышникова. Опера партияләре, камера әсәрләре, рус, татар һәм чит ил композиторларының романслары, халык җырларын башкара. Эстрадада актив чыгыш ясый [8]. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры опера спектакльләрендә («Кармен», «Царская невеста», «Паяцы») чакырылган солистка булып эшли, әлеге театр проектларында һәм фестивальләрдә (мәсәлән, «Үзгәреш җиле» фестивалендә) катнашып килә. «Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире һәм академик җырлау бүлегенең 1нче квалификация категорияле укытучысы[9]. Дискография
Татар опералары
Бүләкләре, мактаулы исемнәреТөрле конкурсларда призлы урыннар яулаган:
Шәхси тормышыКияүдә. Ире Артур Исламов (1988 елда Актанышта туган), җырчы. Кызлары Иделия[2]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia