Анатолий Шутиков
Анатолий Шутиков (Анатолий Иван улы Шутиков, рус. Анатолий Иванович Шутиков) — дирижёр, музыка мөгаллиме. Татарстан АССР (1979), РСФСР (1986) атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты (2007), Тукай премиясе лауреаты (2001), Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы. Тәрҗемәи хәле![]() 1946 елның 6 июлендә Калуга өлкәсе Козельск шәһәрендә биш баланың өлкәне булып туган (әтисе – сугыш ветераны, кранчы, әнисе — тимер юл станциясе эшчесе). Туган шәһәрендә музыка мәктәбен (баян классы), Калуга өлкәсе музыка укуханәсен (В.А. Смирнов классы), Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультетын (1971), шул ук уку йортында «дирижерлык» белгечлеге буенча ассистентура (В.А.Тихонов курсы, 1973) тәмамлаган. Хезмәт юлы
Иҗаты1973 елдан Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килгән «Родник» студентлар оркестрын Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллективка — Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кадәр үстерә[1]. Дирижер буларак репертуарыРус һәм чит ил классикасының иң популяр әсәрләре, композиторлар В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А.Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В.Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев, рус һәм татар халык көйләре, халык җырлары, оркестр өчен махсус язылган әсәрләр, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia