Афро-бразилия архитектура үрнәгендә 1910 елда төзелә башлаган һәм 1935 елда төзелеп беткән Порто-Ново мәчете. Артта уңда ― яңа мәчет бинасы
Бенинның иң зур яңа Әл-Мәһди мәчете, 2008 елда төзелгән, Порто-Ново (ингл.) татар.
Бенинда ислам (фр. Islam au Bénin , гарәп. الإسلام في بنين ) ― илдә тарафдарлары саны буенча икенче урындагы дин . 2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бенин халкының (12, 8 млн кеше, 2020 елгы бәяләү буенча) 27, 7 % ы ― мөселманнар [ 1] [ 2] , 48,5 % ы ― христианнар , 11,6 % ы ― Вуду (ингл.) татар. тарафдары.
Тарих
Урта гасырларда Ислам диненең киң таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре (ингл.) татар. һәм туареглар (ингл.) татар. белән сәүдә элемтәләренә бәйле [ 3] [ 4] . XV гасырдан башлап, ислам Сонгай (ингл.) татар. дәүләте составына кергән илнең төньяк өлешендә тарала башлый.
Шул ук вакытта хәзерге Бенинның көньяк өлеше башта Бенин патшалыгы (ингл.) татар. , Ойо (ингл.) татар. дәүләтенә [ 5] , соңрак Дагомея корольлеге составына керә, анда Африканың традицион диннәре сакланган [ 6] [ 3] .
XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күпләп күчеп килгән мөселман качаклары хисабына арткан [ 7] .
Саны һәм таралышы
Мөселманнар, нигездә, Бенинның төньяк-көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында яшиләр. Бенин мөселманнарының күп өлеше сөнниләр , шулай ук, нигездә, Якын Көнчыгыштан килгән мөһаҗирләр арасында шигыйлар да бар [ 1] . Әхмәдия җәмгыяте 2006 елда барлыкка килгән.
Ислам илнең фульбе [ 8] , барба [ 9] , сомба [ 10] , йоруба [ 11] , буса [ 12] кебек этник төркемнәре арасында киң таралган.
Еш кына, бер гаилә эчендә христиан, ислам яки җирле традицион ышанулар тарафдары булган туганнарны очратырга мөмкин.
Мәчетләр
Бениндагы иң зур мәчет ― ил башкаласы Порто-Новодагы (ингл.) татар. Әл-Мәһди мәчете. Ул 2008 елда төзелгән һәм бер үк вакытта 7000 кешене сыйдыра ала [ 13] .
Параку (ингл.) татар. шәһәрендә гыйбадәтханәләр арасында иң күбе ― мөселман мәчетләре.
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 Benin , U.S. Department of State . 3 февраль 2017 тикшерелде.
↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency . www.cia.gov. әлеге чыганактан 2014-05-12 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
↑ 3,0 3,1 Теа Бюттнер.История Африки с древнейших времен.Глава III . rikonti-khalsivar.narod.ru. 2017-02-13 тикшерелгән.
↑ SeCaToR. Путешествие во времени: История Африки: ЦИВИЛИЗАЦИИ ДОЛИНЫ НИГЕРА (Мали). . www.geografia.ru. әлеге чыганактан 2017-03-03 архивланды. 2017-02-13 тикшерелгән.
↑ Iyalaje, Programming: Alexander Kolchin. Сердце Традиции Йоруба < Йорубаланд | Центр африканской традиции Йоруба в России . www.yorubaland.ru. әлеге чыганактан 2016-12-11 архивланды. 2017-02-15 тикшерелгән.
↑ Robert Cornevin: Histoire du Dahomey. Editions Berger Levrault, Paris 1962. .
↑ J. Gordon Melton, Martin Baumann. Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices. — Oxford, England: ABC CLIO, 2010. — С. 1208—1212. — 3200 с. — ISBN 1-57607-223-1 . .
↑ Загадки племени фульбе | Интернет журнал РЕПИН.инфо . repin.info. 2017-02-13 тикшерелгән.
↑ Барба (Бенин) — Etnolog.ru . etnolog.ru. 2017-02-03 тикшерелгән.
↑ Сомба (Бенин, Того, Гана) — Etnolog.ru . www.etnolog.ru. 2017-02-03 тикшерелгән.
↑ Бондаренко Д. М., Исмагилова Р. Н. Йоруба // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. .
↑ Ольдерогге Д. А., Потехин И. И. / Гл. ред. Смирнов С. Р. // Народы Африки . — М.: Академия наук СССР, 1954. — С. 290—293. .
↑ El Mehdî Camii, Porto-Novo, Benin . dunyacamileri.blogspot.ru. 2017-02-13 тикшерелгән.
Сылтамалар