Камерунда ислам![]() Камерунда ислам (фр. Islam au Cameroun, ингл. Islam in Cameroon, гарәп. الإسلام في الكاميرون ) ― тарафдарлары саны буенча (христианлыктан кала) икенче урындагы дин. Халыкның 40 % тирәсе ― христианнар (күбесенчә католиклар), 25-30 % ― мөселманнар, калганнары ― традицион Африка диннәре тарафдарлары һ. б.[1]. ТарихXVI гасырда мөселманнар Камерунның төньягына үтеп керә башлый. XVII гасыр башында хәзерге Камерунның төньягында Мандара иртә феодаль дәүләте барлыкка килә. 1715 елда Мандара хөкүмәте үз иленә мөселман вәгазьчеләрен уздыра һәм Мандара солтанлыкка әверелә. XIX гасырда фулани җиһады ярдәме белән бөтен төньяк Камерун диярлек Сокото мөселман дәүләте составына керә[2], Илнең төньяк-көнчыгышы Адамава әмирлегенә керә[3]. Мөселман диненең көньякка үтеп керүенә тропик урманнар комачаулаган, шуңа күрә җирле Африка диннәре тотуын дәвам иткән көньяк Камерун кабиләләре арасында ислам таралмаган[4]. XIX гасыр ахырында Камерун Алмания колониясенә әверелә. Алман колониаль идарәсе чорында мөселманнар кыерсытылмый һәм мөселман кануннарына һәм гореф-гадәтләренә зыян килми. 2013 елдан Боко Харам төркеме Камерунның төньяк районнарында терактлар оештыра башлаган[5]. Саны һәм таралышыМөселманнар Камерун халкының (21 млн кеше) 25-30 % ын тәшкил итә[6]. Камерун мөселманнарының 48 % ы ― суфичылык вәкиле, 27 % ы ― сөнниләр, 12 % ы әхмәдияләр һәм 3% ы — шигыйлар, калганнары үзләрен билгеле бер төркемгә кертеп карамый[7]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia