Изге Елена утравында ислам![]() Изге Елена утравы ― Атлантик океанда урнашкан һәм Бөекбританиянең диңгезарты биләмәсенә керә. Халык саны ― 4255 кеше (2016 ел). Утрауның күпчелек халкы дине буенча ― христиан диненең англикан чиркәве (en) тарафдары (74 %). Шулай ук католик чиркәве тарафдарлары, баптистлар һ. б. дини агымнар тарафдарлары яши. Изге Елена утравында Ислам ― азчылыкның дине. Мөселманнар Изге Елена утравы халкының 0,1 % ын тәшкил итә[1], нигездә, болар ― Һиндстаннан һәм Көнбатыш Африкадан килгән мөһаҗирләр (мигрантлар) токымнары. ТарихИзге Елена утравында даими яшәгән беренче кеше ― Һиндстанда ислам динен кабул иткән португалияле Фернан Лопиш. Ф. Лопиш Изге Елена утравында ирекле рәвештә утыз елга якын яши. Изге Елена утравында эшләү өчен Көнчыгыш-Һиндстан компаниясе тарафыннан Көнбатыш Африкадан 1792 елга кадәр кертелгән кара тәнле коллар арасында мөселманнар да булган[2][3]. Әмма аларның күпчелеге соңрак христианлык кабул иткән[4]. 1792 елдан соң утрауның авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен Кытай һәм Һиндстаннан эшчеләрне контракт буенча яллый башларга дигән карар кабул ителә, ялланган эшчеләр арасында мөселманнар да була[5]. Коллык бетерелгәннән соң, кайбер элекке мөселман коллар утрауда яшәп калган. XIX гасырда һәм XX гасыр башында Бөекбритания хакимияте үзенең колонияләрендәге төрле баш күтәрүләрдә катнашкан мөселманнарны утрауга сөргенгә җҗибәргән. 1921 елда Изге Елена утравында мөселманнарның саны 32 кеше булып, утрау халкының 0,9 % ын тәшкил итә. Бу сан ― утрауда яшәгән мөселманнарның иң зур теркәлгән саны. Боларның күпчелеге Африкадан сөргенгә җибәрелгән кешеләр[6]. Алар арасында бәйсез Занзибарның соңгы хакиме Сәид ибн Баргаш Әл-Бусаид та була, ул 1917 елның июненнән 1921 елның апреленә кадәр утрауда яши[7]. Ул үз тирәсенә Алтын Яр, Уганда, Ньясаленд һәм Сомалилендның башка тоткыннарын берләштерә һәм зур булмаган мөселман җәмгыяте төзи алган. 1960-елларда Изге Елена утравына Һөнәри берлекләрнең милли комитеты җитәкчеләре Абдали Әл-Алават, Абдурахман Әл-Бакир, Габделгазиз Әл-Шамалан сөргенгә җибәрелә[6]. Хәзерге вакытта Изге Елена утравында ун кешедән торган зур булмаган мөселман җәмгыяте бар[8][1]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia