Реюньонда исламРеюньонда ислам (фр. Islam à La Réunion) ― Франция регионы булган утрауда азчылык дине, аның тарафдарлары утрау халкының 2,15%[1] ― 4,2% ын тәшкил итә[2][3]. ТарихРеюньон утравында X гасырга кадәр кеше яшәми. X гасырдан башлап утрауда мөселман моряклары булып китә, әмма даими яшәү өчен беренче күчеп килүчеләр утрауга христианлыкны алып килгән европалылар була. Шуңа күрә католиклар ― утрау халкының 90% ын тәшкил итә. Мөселманнар Рюньонга XIX гасыр уртасында күчеп килә башлый. Нигездә, алар Көньяк Азиядән, аерым алганда, Һиндстанның Гөҗәрат (Гуджарат) штатыннан чыккан мөһаҗирләр булган. Җирле диалектта Реюньонның барлык мөселманнарын, хәтта Һиндстан һәм Пакистаннан чыкканнарын да, зараблар дип атап йөртәләр [4]. Халык саны һәм таралып утыруРеюньонда Ислам тарафдарлары саны турында мәгълүматлар нык аерыла, бер мәгълүматка караганда, илдә 15 037 мөселман яши[3], башка мәгълүматка караганда, 35 700 кеше – ислам тарафдары[1]. Рюньон мөселманнары өч җәмгыятькә бүленгән. Утраудагы мөселманнарның күп өлеше Хәнәфи мәзһәбенә карый һәм XIX гасырда Гуджараттан килгән зарабларның нәселе булып тора. Гуджарат штатыннан булган кенче төркем Рюньонга 1972 елдан күчеп килә башлый, алар Мадагаскардан утраудагы сәяси вәзгыять аркасында качалар. Җирле диалектта «каранес» дип аталган бу һиндләр исламның башка тармагына ― шигыйларга карый. Утрауда барлыкка килгән өченче мөселман җәмгыяте коморлылар дип атала һәм, нигездә, Реюньонга 1970-елларда Майотта утравыннан килгәннәр. Алар Шәфигый мәзһәбенә карый. Утрауның барлык шәһәрләрендә дә мәчетләр төзелгән [5]. Аларның иң борынгысы ― Реюньон башкаласы Сен-Денидагы Гуджарат штатыннан чыккан мөселманнар тарафыннан 1905 елда төзелгән Нур әл-Ислам мәчете [6]. Бу мәчет ― утрауның иң зур мәчете: бинаның озынлыгы 15 м тәшкил итә, гыйбадәт залы 150 дин тотучыны сыйдыра. Реюньонның мөселман җәмгыяте киләчәктә китапханәсе, телләр үзәге һәм конференцияләр залы булган мөселман мәдәни үзәген төзүне планлаштыра [7][8]. Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia