Сьерра-Леонеда исламСьерра-Леонеда ислам (ингл. Islam in Sierra Leone, гарәп. الإسلام في سيراليون) ― күпчелек дине. Ил халкының (8 млн кеше, 2015 елга) 60 [1] ― 71, 3 % ы [2] ― мөселманнар. Аларның зур күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, әхмәдия җәмгыяте вәкилләре ил халкының 9 % ын тәшкил итә, аз санда (мөселманнарның 5 % ы чамасында) шигыйлар бар. Илнең төньягында яшәүче темне һәм менде этник төркемнәре ислам динен беренчеләрдән булып кабул иткән. Илнең Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда ярдәм итә. Христианнар (күпчелек протестантлар, азчылык католиклар) ил халкының 20―21 % ын тәшкил итә [3]. 2015 елда илдә 3 500 Һинд дине тарафдары исәпләнгән. ТарихXVIII гасыр башында хәзерге Гвинеянең Фута-Джаллон төбәгеннән фула һәм манде кабиләләре Сьерра-Леоненың төньяк өлешендә яшәүче темне һәм менде этник төркемнәре кешеләрен исламны кабул итүгә этәргән. Британия колонизациясе вакытында христиан динен тарату омтылышы бик уңышлы булмаган. 1961 елда ил бәйсезлеккә ирешкәннән соң, Ислам таралуын дәвам иткән. Мөселманнарның ил халкы санындагы өлеше 1960 елда 35 % тан 2008 елда 71 % ка кадәр арткан. Яңа заман1991-2002 еллардагы Ватандашлар сугышының дини мотивлары булмаган ; мөселманнар, христианнар һәм традицион дин тарафдарлары конфликтның ике ягында да булган. Киресенчә, илдә динара мөнәсәбәтләр яхшы, бигрәк тә мөселманнар белән христианнар арасында. Мөселман һәм христиан лидерларыннан торган динара совет бу татулыкны сакларга ярдәм итә[4]. Мөселман һәм христианнар арасында катнаш никахлар гадәти күренеш булып тора [5]. 2000-елларда ил башкаласында Ливия җитәкчесе Мөәммәр әл-Каддафи тарафыннан финансланган Каддафи мәчете төзелгән [6]. Сьерра-Леоне мөселманнарына Мәккәгә хаҗ кылуда илләр арасында ара ераклыгы, шулай ук юл хакының кыйбат булуы һәм башка икътисади сәбәпләр аркасында кыенлыклар бар. Тоткан диннәренә карамастан, Сьерра-Леоне президентлары даими рәвештә җомга намазларына йөри. Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia