Александр Лаврентьев

Сурәт
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 9 октябрь 1946(1946-10-09) (78 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре инженер
Бүләкләр
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены Дуслык ордены Хөрмәт Билгесе ордены "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены «Дуслык» ордены Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе Казанның мактаулы гражданины
 Александр Лаврентьев Викиҗыентыкта

Лаврентьев Александр Петрович (9 октябрь 1946, Казан) — ССРБ һәм Россия инженеры, Казан вертолетлар заводы директоры (1984—2007), «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе. Казанның мактаулы гражданины (2005). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).

Биографиясе

Александр Петрович Лаврентьев 1946 елның 9 октябрендә Татарстан АССР Казан шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан фәнни-тикшеренү электр-физика институтында башлый, техник, өлкән техник-конструктор, инженер-конструктор була. 1973 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый[1].

1970 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенә эшкә күчә, инженер-конструктор, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы була. 1981— 1984 елларда Казан вертолет җитештерү берләшмәсенең партком секретаре була.

1984 елда Казан вертолет җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә (1994 елдан — «Казан вертолет заводы» ААҖ), 2007 елга кадәр вазыйфаны башкара. 2015 елга кадәр заводның директорлар советы рәисе була.

1989 елдан 1990 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре була.

2008 елдан — Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya