Камил Муллашев
Камил Вәлиәхмәт улы Муллашев (1944 елның 27 октябре, Урумчи, Синьцзян, Кытай Халык Республикасы) - татар халкының күренекле рәссамнарының берсе. Казахстанның атказанган эшлеклесе (1996), Татарстанның халык рәссамы (2003). Казахстан Дәүләт премиясе (2016) һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009). 1981 елда Ленин комсомолы премиясе лауреаты. Биографиясе1944 елның 27 октябрендә Кытай Халык Республикасының Урумчи шәһәрендә туган. 1967 елда Н.В.Гоголь исемендәге Алма-Ата сәнгать училищесын, ә 1978 елда В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының станок рәсем сәнгате факультетын тәмамлый. 1980 елдан - СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы 1984 елдан - Казахстан Рәссамнар берлеге әгъзасы 2002 елдан - «Ханьшань» Казах милли сәнгать академиясе һәм педагогика институты профессоры. Иҗат юлыЭшләре Парижның Гран-Пале салонында, Мәскәүнең Третьяков галереясендә, Астананың Президент мәдәният үзәгендә, Казан галереясендә, А.Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда куелган булган. Эшләр Лихтенштейн, Франция, Англия, Америка, Канада, Россия, Төркия, Кытай, Япония шәхси коллекцияләрендә, үзебезнең коллекцияләрдә дә урнашкан. 1974 елдан - республика, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша (Кытай, 2002; Татарстан, 2003). Бүләкләр һәм исемнәре
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia