Диләрә Зиннәтова
Диләрә Зиннәтова, Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы (1980 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Киндерле подстанциясе) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2003 елдан).[1] Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1980 елның 13 декабрендә Татарстанның Биектау районы Киндерле бистәсендә туа. Әтисе - Фәргать исемле. 1999 елда, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2003 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.[2] Театр2003 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2002 елда уйный. Ул Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Куян образы була. Тамашачыга күбрәк Кол Галиның “Йосыф-Зөләйха” спектаклендәге Зөләйха роле буенча таныш.[1] РепертуарРепертуарында 20 тирәсе роль бар.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia