Ренат Әюпов
Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015). Тәрҗемәи хәле1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый. Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia