Ильяс Фәрхуллин

Ильяс Фәрхуллин
Туган телдә исем Ильяс Сөләйман улы Фәрхуллин
Туган 15 апрель 2000(2000-04-15) (25 яшь)
РФ, ТР, Теләче районы, Иске Җөри
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан музыка көллияте
Һөнәре музыкант, шагыйрь, педагог
Эш бирүче Татарстан язучылар берлеге[1]
Сайт Ильяс Фархуллин

Җырчы Илнат Фәрхуллин белән бутамагыз

Ильяс Фәрхуллин, Ильяс Сөләйман улы Фәрхуллин (Ильяс Сулейманович Фархуллин; 2000 елның 15 апреле, РФ, ТР, Теләче районы, Иске Җөри) ― музыкант-мультиинструменталист, «Алпар» этно-музыкаль төркеменең экс-солисты, музыкант һәм борынгы уен коралларында уйнаучы, этно-фолк музыкасын башкаручы, композитор, шагыйрь һәм укытучы, халыкара конкурслар лауреаты һәм Гран-при иясе [2]. 2025 елның апреленнән Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары[3].

Тәрҗемәи хәле

2000 елның 15 апрелендә Теләче районы Иске Җөри авылында туган, авыл мәктәбендә укыган. Гаиләдә бертуган Илназ абыйсы бар. Кечкенәдән сынлы сәнгатькә (агач эшләнмәләренә), әдәбиятка (шигърияткә) якын булган. Район үзәгендә урнашкан музыка мәктәбендә баян классында укыган.

16 яшьтә Казанга укырга киткән. Казанда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен, институт[чыганагы?] тәмамлаган. 2021 елның июлендә хәрби хезмәттән кайткан.

Югалып бетү дәрәҗәсенә җиткән музыка уен коралларын (кылкубыз, курай, кубыз һ.б.) кайтару белән мавыга. Тар даирәләрдә киң танылган музыкант. Музыка да яза, бөтен уен коралларында уйный.

Төрки халыкларның музыка уен кораллары белән кызыксына. Профессиональ рәвештә баянда, гармунда, тальянда, кубызда, таш сыбызгыда (балчык сыбызгыда), казакъ сыбызгысында, ней дигән уен коралында (төрек музыка уен коралы), сыбызгылы курайда, нугай курайда, көпшә курайда һәм фортепианода уйный. Беренче көйләрен курай һәм гармун ярдәмендә язган.

Шигырьләренә язылган җырларны Илдар Хәкимов, Алсу Вәлиуллина, Назир Сабиров һәм Yummy Music лейблы башкара. Мәсәлән, «Казан сулышы» җырының сүзләре авторы (көй авторы Радик Сәлимов, җырны Гүзәл Җиһаншина башкара).

Казакъстанның Актау шәһәрендә иҗат иткән. Перу башкаласы Лима шәһәрендә үткән Сабан туе бәйрәмендә катнашкан.

Иҗаты

Turk ethno-folk school мәктәбен ачкан һәм төрки илләрдән һәм Европа илләрендә яшәүчеләргә музыка уен кораллары турында онлайн дәресләр биргән[4]. Төрле уку йортларында төрки-татар халкының бай музыкаль сәнгатенә ― мирасына багышланган 15тән артык концерт-лекция һәм остаханә үткәрүдә катнашкан.

2018 елдан Алмаз Әсхәдулла җитәкчелегендәге «Алпар» этно-музыкаль төркеме белән эшләгән. Казакъстан, Мисыр, Үзбәкстан, Төркия, Кыргызстан һ.б. илләрдә музыка уйный һәм дәресләр бирә.

Композитор Миләүшә Хәйруллинаның иҗатын үз итә. «Әкият» татар дәүләт академия курчак театрында Чыңгыз Айтматов повестенә нигезләнгән «Анам кыры» (рус. Материнское поле) спектакленең (режиссёр Илгиз Зәйниев) музыкаль бизәлеше өчен (җаваплы композитор Миләүшә Хәйруллина) курай-кубыз партиясен яздырган.

Симәй (Семипалатинск) шәһәрендә рәссам Камил Муллашевның 80 яшьлегенә багышланган «Көзге Иртыш моңнары» XXV Халыкара татар сәнгате фестивалендә жюри әгъзасы булган, килгән кунаклар һәм катнашучылар өчен лекция/мастер-класс үткәргән.

Казакъстанның Атырау шәһәрендә «Saz Perneli Saraishyq» төрки телдә сөйләшүче милләтләрнең 2нче халыкара думбыра фестивалендә катнашкан.

Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә TRT Avaz[d] халыкара төрек телеканалына татар халкының мәдәниятен чагылдырган концерт яздыруда, Анталья шәһәрендә өченче тапкыр үтүче «Yörük Türkmen» халыкара фестивалендә, Конья шәһәрендә «Bin nefes, bir ses» халыкара театр фестивалендә «Әлиф» спектаклен күрсәтүдә катнашкан.

Җәй көннәрендә профессиональ биючеләр, артистлар, музыкантлар төркеме белән «Хәрәкәттә ― бәрәкәт» проектын тормышка ашырган.

MON театраль мәйданчыгында виртуоз музыкант Рөстәм Вәлиев истәлегенә куелган «Аккомпаниатор» спектаклендә катнашкан.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Хан кызы» спектакленең музыкаль өлеш өчен җаваплы композиторы (Айдар Абдрахимов белән).

2025 елның апреленнән ― Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары (Рифат Җамал урынына)[5].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya