Илья Артамонов
Илья Артамонов, Илья Николай улы Артамонов, рус. Артамонов Илья Николаевич (1960 елның 25 апреле, Новосибирск) – рәссам (график), проектлаучы. ССРБ, РСФСР (1988) һәм Татарстан АССР (1989) рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016). Тәрҗемәи хәле![]() 1960 елның 25 апрелендә Новосибирскида туган. Әтисе Николай Степан улы Артамонов Казанның күп кенә биналарын (Татар ашлары йорты (1970), Химиклар мәдәният сарае, «Идел» яшьләр лагере, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Яңа Кырлайдагы Тукай музее (1974-1975) һ.б.) бизәүдә катнашкан шәхес. Улы Илья белән икесе проектлау эшендә ун ел бергә («Казан» (Казанский), «Нарат урманы» (Сосновый Бор), «Төзүче» (Строитель) санаториийләрен, «Радиоприбор» заводы ашханәсен бизәү проектлары) эшлиләр. ИҗатыҮзенчәлекле рәссам. Сәнгатьне икеләтү юлы белән натурадан копия ясау дип кабул итми. Сынлы сәнгать — кешенең тышкы һәм эчке дөньяны тоемлавын бирә алучы, күзгә күренүче һәм күренмәүче җисемнәрне истә калдыручы тамга, кодларның аерым теле дип саный. Иҗатында төрледән төрле традицияләргә — Борынгы Русь мәдәнияте, мөселман Көнчыгышы мәднияте, Европа авангарды һәм рус авангардына таяна. Композицияләре
![]() Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia