Википедиядә
Айдаров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Ильяс Айдаров, Ильяс Сәйяр улы Айдаров (1956 елның 29 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) – рәссам, Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы. Тукай премиясе лауреаты (2013).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 29 гыйнваренда Казанда мигъмарчы Сәйяр Айдаров гаиләсендә туган. Бабасы Ситдыйк Айдаров – драма театры артисты, әбисе Галия Кайбицкая – опера җырчысы, ТАССР халык артисты, үги бабасы Ильяс Әүхәдиев – музыкант.
Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган.
1985-1995 «Правда», «Молодая Гвардия», «Красная Звезда» нәшриятларында (Мәскәү) китапларга иллюстрацияләр ясый (А. Дюма, М. Алданов, Б. Шоу, Д. Френсис), «Огонёк», «Смена», «Вокруг Света», «Искатель», «Подвиг», «Крестьянка», «Красная Звезда», «Пограничник», «Советский Воин» журналлары белән хезмәттәшлек итә.
Иҗаты
И. Айдаров төрле жанрларда (сынлы сәнгать, графика) һәм техникада (майлы буяу, акварель) иҗат итүче күпкырлы иҗат кешесе. Аның рәсемнәрендә тормыш шатлыгы, табигать көче, иҗтиһад энергиясе тоемлана. Тормышчанлык белән уйлап чыгару бергә кушыла. Портретлары гади түгел, ә төрле холыклы шәхесләр (Минтимер Шәймиев, Ю. Лужков, А. Чубайс, Алла Пугачёва, Кристина Орбакайте, В. Добрынин, М. Звездинский, Т. Овсиенко, Л. Лещенко, В. Винокур, Валерий Леонтьев, Пьер Карден, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галия Кайбицкая, Ильяс Әүхәдиев һ.б.) турында сөйләүче новеллага әйләнә. 1980 еллар башыннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , төбәкара, республика һәм Европа, Азия, Американың күп илләрендә узган халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.
- 1983 ССРБ архитекторлар берлеге әгъзасы.
- 1985 ЮНЕСКО рәссамнары халыкара федерациясе әгъзасы
- 2004 ТР рәссамнар берлеге әгъзасы
- 2006 Россия рәссамнары берлеге (МОСХ) әгъзасы
- 2006 Мәскәү рәссамнары берлеге (МСХ) әгъзасы
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия сәнгать академиясе хокукый әгъзасы
- Россиянең атказанган рәссамы
- ТР халык рәссамы
- ТР атказанган рәссамы
- 2005 ― ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
- Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе шәрәфле әгъзасы
- Хәйриячелек халыкара академиясе шәрәфле әгъзасы
- II халыкара сәнгать фестивале (Мәскәү) җиңүчесе
- 2007 ― «Рухи берлек өчен» медале (Россия мөфтиләр шурасы) — «Россия мәчетләре» шәлкеме өчен
- 2008 ― II дәрәҗә «Әл-Фәхр» шәрәфле ордены
- 2013 ― Тукай премиясе — Тукайга багышланган рәсемнәре өчен
- 2023 ― «Бердәмлек» медале (ТР МДН) ― РФ һәм ТР мөселманнары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә, мөселман өммәтенең гомуми белем бирү һәм интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән зур өлеше, мәчет рәсемнәрен Халыкара галәм станциясенә җибәреп, Гиннес рекордлар китабына керткәне өчен[3]
Хезмәтләре саклана
Кызыклы факт
- Ильяс Айдаров, космоста шәхси күргәзмәсен оештырган беренче рәссам буларак (2002, кораб командиры – Россия Каһарманы Сергей Залетин), исеме «Гинесс рекордлар китабы»на (Россия бүлекчәсе) кертелгән рәссам[3].
Галерея
- Ильяс Айдаров
-
Пьер Карден белән
-
«Иске Казан күренеше»
-
-
Ильяс Айдаров
-
Ильяс Айдаров
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Е | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
О | |
---|
Ө | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ү | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ч | |
---|
Ш | |
---|
Э | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|
|
---|
А | | |
---|
Б | |
---|
Г | |
---|
Е | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|