Иске Җияш
Иске Җияш — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. ТарихыШәбез елгасы каршындагы Җияш (Иске Җияш, Иске Дияш) ― Гәрәй волостенең (1866 елдан - Шәрәп, аннары Такталачык волосте) Әҗәкүл түбәсе асаба башкортлары авылы[4]. 1870, 1905 еллларда Зияшта 4 тегермән (1 җил тегермәне), мәчет (1848) була[4]. Авылның атаманы Гəрəй ханның шəжəрəсенə барып тоташа. Аның Жияш исемле туганы булган. Шуңа авыл Жияш исемен алган. Авыл Балтач, Яңа Кормаш һəм Иске Телəкəй авыллары белəн якын урнашкан. Элеккеге вакытларда бу авыллар үзара бергə бер хужалыкта эшлəгəннəр. Авыл халкы алдан төрле катлауларга кергән: 1795 елда 27 йортта 223 асаба башкорт, 2 йортта ― 11 типтәр, 1816 елда 48 йортта 283 башкорт, 18 типтәр исәпкә алына. 1834 елда 44 йортта ― 425 башкорт, 12 типтәр була; 1850 елда башкортлар 254 кеше, типтәрләр ― 19. Соңгылары «башкортларга кердәшлек белән, җирне бергә файдалана». 1859 елда асаба башкортлар 280 ир-ат исәпләнә, ә 1870 елда Иске Зияш авылында барлык халык да типтәрләр дип күрсәтелә; 1902 елда 141 йортта 425 асаба башкорт ир-аты була; 1905 елда авылда 145 йортта ― 662 кеше, 1912 елда 156 йортта 767 асаба башкорт яши[4]. ГеографиясеАвыл сулыкларга бай һəм алар күп. Беренчесе - Жəүбүре күле. Бу күл элеккеге вакытлардан ук сакланып, бүгенге көндə дə экологик яктан саклана. Ул берничə тапкыр кибə, тик халык аны барыбер торгыза. Икенчесе - Аккошлар буасы. Бу буа 2018 нче елда төзелə. Балыкларга бай һəм ел да яз көне аккошлар белəн тулып торганга, бу исем аңа бирелə. Буа мəйданы белəн зур түгел. Өченчесе - Бака күле. Ул электəн килгəн, авыл эчендə урнашкан. Юл белəн икегə аерылып киткəн. Таулар да күп. Кəжə тавы. Аның атамасы элеккеге вакытларда кəжə көтүлəре көткəннəр һəм атамасы шулай калган. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[6] Халкы
Милли составы: авылда татарлар яши. Күренекле шəхеслəр
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia