Югары Яхшый
Югары Яхшый — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Халык саны — 203 тирәсе. Почта индексы — 423765. ТарихЮгары Яхшый авылы 1735 елдан билгеле. 1762 елда үткәрелгән Өченче ревизия материалларында старшина Минәй Бикбауыв командасына караган авыллар арасында Яхшый авылындагы 22 ир-ат типтәр күрсәтелгән[2]. Дүртенче ревизия (1782 ел) материалларына караганда, аларның саны 38 гә җиткән[3]. XVIII гасыр ахырыннан ревизия документларында башкорт сословиесендәге кешеләр дә исәпкә алына башлый. 1795 елда Югары Яхшый авылында 12 хуҗалыкта бу катламга караган 89 кеше, 2 хуҗалыкта “типтәр” сословиесендәге 15 кеше теркәлгән[4]. Югары Яхшый авылы халкының төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек булган. Шулай ук умартачылык, тукучылык та таралган була. Мәчет турында беренче тапкыр 1854 елда искә алына, 1867 елдан мәчет каршында мәктәп эшли[5]. 20 гасыр башында авылда икмәк саклау кибете булган. Бу чорда крестьян җәмәгатенең җир биләмәләре 2174,5 дисәтинә була. 1920 елга кадәр Югары Яхшый авылы Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена караган. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 – 1935, 1959 – 1963, 1965 елдан соң Актаныш районында, 1935 – 1959 елларда Калинин, 1963 – 1965 елларда Минзәлә районы составына карый. Хәзерге вакытта Югары Яхшый авыл җирлеге үзәге. 1931 елда авылда «Эконом» колхозы оештырыла, соңыннан аның исеме берничә тапкыр үзгәртелә. 1994 - 2002 елларда "Яхшый" кооперативлар берләшмәсе. 2003 - 2006 елларда "Яхшый" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы. 2006 елдан "Эконом" ҖЧБ. Авыл халкы нигездә "Эконом" ҖЧБдә эшлиләр. 1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда ул җидеееллык, 1961 елда сигезъеллык, 1965 елда урта, 1989 елда тулы булмаган урта, 2002 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина салына). 2003 елдан – тулы булмаган урта мәктәп. Авылда мәдәният йорты (1976 елда төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты эшли. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. МәгарифАвылда туган шәхесләр
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[7] Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia