Яңа Кормаш
Яңа Кормаш — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Балар бакчасы Яңа Кормаш балалар бакчасы 1937 елда ук оештырыла. Ул хәзерге Максутов Әндәс милегендә була. Ул вакытта балалар бакчасы “площадка» дип йөртелә..анда бөтен кешенең дә баласын алмыйлар. Ярдәм йөзеннзн күп балалы, ярлы кешеләрнең балалары гына алына. 1941 елда, сугыш башлангач, балалар бакчасы таратыла. Аннан соң 1960 нчы еллар тирәсендә мәктәп интернатында җәй айлары өчен генә оештырыла. 1985 елның ноябрь аенда колхоз рщисе Хәйбиев Мияссәр, авыл Советы рәисе Габдуллин Фәнисләр тырышлыгы белән Яңа Кормаш авылында яраклаштырылган бинада “Дуслык” балалар бакчасы ачыла. Бакча мөдире итеп Харисова Рәмзия, тәрбияче – Исламова Зөлфия, пешекче – Бәдертдинова Рәсимә, тәрбияче ярдәмчесе итеп Зарипова Фәнзилә билгеләнә. Бакчага 25 бала җыйнала. 1985 -1991 елларга кадәр бакчага 25 – 30 бала йөри. 1987 – 1988 нче елларда бакча мөдире булып Хаҗиева Фәйрүзә Габделхөй кызы эшли. 1989 нчы елда Харисова Рәмзия үз эшнә кайта. 1989 – 1992 нче елларда мөдир булып Мансурова Флүсә Шаһимәрдән кызы эшли. 1992 елдан 2016 нчы елның августына кадәр Харисова Рәмзия мөдир булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә мөдир булып Зиязетдинова Гөлнара Инжер кызы эшли.
Тарихы
1861 нчы еллар тирәсендә авылга беренче яшәүчеләр килә. Алар Тәләй елгасының Шәбезгә койган җиреннән алып, Мәгъжи елгасына кадәр булган арага таралып утыралар. Бу урында вак каенлыклар була. Алар шул агачларны төплиләр. Ә урман эчендә бик матур күл була. Күл берничә ел үзенең матурлыгын саклый, ләкин еллар үтү белән ул кибә. Авылга нигез салучылар Иске Кормаш авылыннан була. Авылга исемне “Яңадан кормыш” мәгънәсендә итеп, Кормаш дип бирәләр. Ике авылны бутамас өчен берсен Иске Кормаш, ә безнекен Яңа Кормаш дип атала. Авылга беренче килеп утырган бабаларым Хисаметдин, Надырша, Хурамша, Мәгъсүм, Нәҗметдин, Шәймөхәммәт, Шәйхетдин, Габделхак исемле булалар. Шулар арасыннан иң беренче күчеп килүче – Мәгъсүм исемле урта хәлле крестьян була. Алар бик күп эшләр башкаралар: сазлыкларны киптереп, агачларны төпләп, иген басулары ясыйлар. Бу җирләрдә иген бик уңа. Авыл урамын киптереп, агачтан йортлар сала башлыйлар. Йортларга торф, утын ягалар. Терлек асрыйлар, ә печәнне күл буеннан чабалар. Еллар уза. Авылга нигез салучылар авыл янына зур-зур басулар ясыйлар, ләкин урманга тимиләр. Урманга йөрү өчен саз аша юл салалар. Шушы юл аша җиләк-җимеш җыярга йөриләр, җәнлек аулыйлар. Башка чыганактан карганнан һәм тыңлаганнан: Актаныштан 24 чакрым көнбатыштарак, көнбатыштагы Шәбез елгасы буенда, электән олы тормыш белән бәйләп торган Әҗәкүл пристаненнән-22, Камбарка тимер юл станциясеннән 76 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу юлларда шатлыклы да, кара кайгылы да күз яшьләре аз түгелми, чабаталар да чыдамый ул чакларда. XIX гасырның башларында Карабәк нәселе вәкилләре нигез сала. Күпләре Иске Кормаштан күченеп килә. Карабәкнең 17 нче буыны булып дөньяга килгән Апас мулла Тутай улы нәселен байсарда дәвам итүче, хәзрәтнең оныгы Зәйнетдин (1797-1874) дә мулла була. Аның Габделхәким һәм Габдерәхим исемле уллары Яңа Кормашның бабалары итеп күрсәтелгән. Дубнада яшәүче, эшләүче галим Юныс Кәшфразиев та: “Безнең Максутлар ыруы Байсардан Сәфәргә аерылып чыккан, аннан Иске Кормашнка күчеп утырган. Кызганыч, бабакай 1928 нче елларда документларны бабасы һәм әбисе каберләре арасына күмеп куйган”, дигән хәбәрен җибәреп, элекке бабаларыбызга, бәхетле, бәрәкәтле урын тапканчы, күпме урау юллар узарга туры килүен күзалларга булыша. 1859 нчы елны Иске Кормаш, Кыркаентүбә, Чалманарат белән бергә Байсар йорт җәмгыятенең бер аймагын тәшкил иткәннәр, биләмәле, өйдәш булып килүчеләр яшәгән аларда, 4 авылга бер староста булган, бөтенесе 301 йортта 915 ир-ат, 879 хатын-кыз гомер кичергән. Яңа Кормашның үзендә 167 ир-ат, 169 хатын-кыз, 1870 нче елда 74 хуҗалыкта-204 ир-ат, 200 хатын-кыз, 1902 нче елда 105 йортта-вотчиналы башкорт катламындагы 166 ир-ат, 308 хатын-кыз, 1965 нче елда-140 гаиләдә-644, 1989 нчы елда-119 өйдә-888, 1993 нче елда 123 хуҗалыкта-420, 2010 нчы елда 138 йортта 416 кеше яши. 1870 нче елда мәчет, аның каршында мәдрәсә эшли. 2101,3 дисәтинә җирдән файдаланганнар. Тире иләү белән дә шөгыльләнгәннәр. Байсар волостена карыйлар. Совет чорында күп үзгәртеп корулар кичерсәләр дә, авыл мөстәкыйльлек йөзен саклап кала алган сирәк торак пунктларыннан санала. Башлангыч, аннан тулы булмаган урта белем бирү мәктәбе ачыла, бүген дә үз вазифасын эйбәт башкара. Барлык социаль нокталар уңайлы биналарда халыкка хезмәт күрсәтә. 2009 нчы елның 23 нче ноябрендә Газиз мәчете рәсми төстә ачылды. Чынлыкта ул Чаллы шәһәре башлыгы Илдар халиковның булышлыгы белән 50 көндә төзелеп. Берничә ел мөселманнарга хезмәт итеп килде(иске иман йортын 1930 нчы еллардагы дәһриләр клубка әйләндерә, аннан мәктәп, ашханә бинасы була). Мәрхәмәтле Илдар әфәнде исә авылның мөхтәрәм затлы, яугир Газиз Харисовның оныгы, шул рәвешле ул якташларына олы бүләк әзерләде. Авыл аша асфальт юл үтә, җирендә кара алтын чыгарыла. Яңа мәктәп бинасы төзелә. Әмма халыкны борчыганы хәзер шул: эчәргә яраклы сулары юк. Авыл халкы вакытында 400 дисәтинә урманны кисеп, шул хисапка чәчүлек арттырган. Биредә яшеллекне ишәйтү һәрчак күз уңында тотыла хәзер. 6 кеше репрессияләнә. “Кызыл октябрь” күмәк хуҗалыгы оештыралар,аннан Крупская исемендәге,эреләндерү чорында “Байкал”, “Гигант”ка эйләндерәләр. Аерылып чыгып, “Уңыш” хуҗалыгы булып көн күрделәр. Инде “Әнәк” агрофирмасы канаты астына сыендыралар. Бөек Ватан сугышына 229 кеше алына, 136 сы һәлак була, хәбәрсез югала.
Мәчет тарихы. Яңа Кормаш авылында мәчет (иске балалар бакчасы урынында урнашкан булган. Ул 1890 нчы елда салына. Аны руслар салган. Алар квартирда Хәбир бабайларда торган булганнар (хәзерге кондәлек әйберләре сату кибете урыны). Мәчетне салуда авылның баерак кешеләре ярдәм итә. Җитәкче булып, Шәймардан бабай (Шәймарданов Хәниф абыйның бабасы) эшләткән. Мәчет бер ел эчендә салынып беткән. Намазлык өчен бабрикны Гайнетдин бабай (Гайнетдинов Әюпнең бабасы) ярминкәдән алып кайткан. Мәчет бик зур була, анда 100-120 кеше сыйган. Ә гает көннәрендә халык мәчет эченә сыймаган. Мәчетнең беренче мулласы булып Фәхретдин атлы кеше торган. Ул Түмерҗә авылыннан килә. Ә мәчет салынганчы мулла булып шушы авыл кешесе Гаделхаликъ бабай (Миркасимов Мөнәвир бабайның бабасы) торган. Ул балаларга дин сабагы да өйрәткән. Аннан соң мулла булып аның улы Зиазетдин калган. Авылда мәчет яннда мәдрәсә эшләгән. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәр укытылмый, бары тик дин сабаклары гына өйрәтелгән. Мәрәсә 1922 нче елга кадәр эшли. Революция була, авылда Совет власте урнаша. Авылда яңача яки дөньяви фәннәр укытыла торган мәктәп кирәк була. Муллалар моңа ризалашмыйлар. Шуңа да карамастан яңача укытыла торган мәктәп 1921 нче елда эшли башлый. Ә 1937 елда мәчетнең манарасын кисәләр. 1953 елда аны сүтәләр һәм клуб итеп икенче урынга салалар. Мәчет булмаса да авылда дин тотучылар кимеми. Алар гает намазларын уткәрәләр. Бу өйләрдә үтә. Дирун абый зур итеп өй салганнан соң, дин тоучылар Әнҗәп әби оенә җыела башлый. Ул елларда авылда мулла вазыйфасын башта Кашбразый бабай башкарса, ул бакыйлыкка күчкәч, Зиазетдин улы Закирҗан бабай алып бара. Бүгенге көндә авылымда яңа мәчет балкый. Мәчет 2007 елның сентябрендә төзелә башлый, ә ноябрь аенда ай кую тантанасы була. Шул ук елның 20 декабрендә яңа мәчет эшли башлый. Мәчет 50 көн эчендә төзелеп бетә.Тантаналы рәвештә “Газиз” мәчете 2009 елның 23 ноябрендә ачыла. Бу бәйрәмгә районнан, авыллардан һәм диния нәзәрәтеннән күп кунаклар килә. Шулар арасында Мөфти Госман хәзерәт Исхакый да була. Мәчет салуда халык бик зур ярдәм күрсәтә. Авыл халкы бигрәк Нәҗибә әби һәм Газиз бабайларның оныгы Халиков Илдар Шәфкать улына рәхмәтле. Мәчетнең имам-хатибы Закирҗан улы Тәкый бабай була. Анда һәр атна саен җомга намазлары үтә, ә пәнҗешәмбе көнне хатын – кызлар җыела. Якшәмбе көнне мәктәп укучыларына Коръән уку буенча дәресләр үткә. Яңадан имам-хатип вазыйфасын Миркасимов Мөнәвир абый башкара. Аннан соң Хөсәенов Нур була. Бу вазыйфаны Мөнәвир хәзрәт авылыбызга яшь мулла - Малихов Риназ Илдар улы килгәнче башкара. Мәчеттә намаз вакыты җиткәндә азан яңгырый. Пәнҗешәмбе көнне хатын-кызлар, җомга көнне ир-атлар намазга йөри. Каникул вакытларында балаларга мәчеттә лагерьлар оештыралар. Инфраструктура
Истәлекле урыннар
Авыл атамаларга бик бай:Торна сазы, Өмә тавы, Олы әрәмә, Рус күпере, Кәрим чокыры, Мәгъҗи чишмәсе һәм башкалар.
Күренекле шәхесләр
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Шулай ук карагызИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia