Сөрәнчәк (Актаныш районы)
Сөрәнчәк, Сөренчәк (рус. Соранчак, Суранчак) ― Татарстан Республикасы Актаныш районы Аккүз авыл җирлегенә караган, 1896 елда нигез салынып, 1963 елда бетерелгән торак пункт (авыл). 1964 елда авыл урыны иген басуына әверелгән. ГеографияХәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, Әҗәкүл пристаненнән 30 км ераклыкта урнашкан булган.[1] Административ бүленеш1930 елдан ― Сөрәнчәк авыл советы, 1963 елдан Аккүз авыл советы составында булган.[1] ХалкыХалкы 286 кеше (1930, руслар).[1] Тарих1896 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Сөрәнчәк авылыннан 25 хуҗалык Иске Байсар волостена караган Яңа Кадермәт һәм Иске Сәфәр авыллары арасындагы буш җирне сайлап, яңа торак пунктка нигез салган. 1 мең га җире булган авыл тернәкләнеп китә, 1920-еллар ахырына хуҗалыклар саны 76 була.[2] Совет хакимияте урнашкач, авылда 100 балага исәпләнгән балалар бакчасы һәм 1918 елда ук рус башлангыч мәктәбе ачыла (балалар бакчасы мөдире Зинаида Павловна бер үк вакытта мәктәптә дә укыткан). 1953 елга кадәр җидееллык мәктәп буларак эшли (җитәкчесе Митҗан Кәримов). Соңыннан мәктәп Яңа Кадермәткә күчерелгән. [2] 1929 елда авылда кресьтян хуҗалыклары күмәк хуҗалыкка берләшә. Эшне башлап йөрүчеләрнең исемнәре тарихта билгеле: Е. Кузьмин, З. Генералов, И. Быков, П. Кузнецов һ. б. Күмәк хуҗалыкның исемен «Ленинский прилив» дип куялар. Беренче рәисе ― 1919 елдан РКП(б) әгъзасы Павел Сергеевич Басков.[3] Бөек Ватан сугышы башлангач, хуҗалыкның төп көчен тәшкил иткән 54 ир-егет фротка китә, аларның 26 сы сугышта һәлак була. [3] 1956 елда, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте нәтиҗәсендә, «Ленинский прилив» колхозы «Нариман»га кушыла.[3] 1959 елда Чиялек («Нариман») [4], Сөрәнчәк («Ленинский прилив»), Михайловка («Красная роща»), Яңа Кадермәт («Тырыш») бер хуҗалыкка ― «Гранит» (1963 елдан «Чишмә») колхозына (үзәге Аккүз) берләшәләр. [5] [6] 1963 елда, перспективасыз авыллар белән көрәш чорында авыл юкка чыгарыла, Сөрәнчәкнең 7 хуҗалыгы 1963 елда Актаныш районындагы рус авылы Михайловкага күченә. Калганнары читкә китеп бетә. 1964 елда авыл яшәешен туктата. Шәхесләр
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia