Яңа Семиостров (Актаныш районы)
Яңа Семиостров (рәсми исеме), Яңа Өшәр (рус. Новое Семиострово, Новый Ушар) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, XVIII гасырда нигез салынган (Иске Семиостровтан аерылып чыккан), су басу зонасында урнашу сәбәпле, 1980 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл).[1] ГеографияХәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, Сауз, Туктар күлләре буенда урнашкан булган. [2] АтамасыБиредәге 7 утрауны күздә тотып, руслар төп авылны Семиостров дип, татарлар Өшәр дип атаган. Яңа Семиостров авылы аерылып чыккач, төп торак пуктны Иске Семиостров дип атый башлыйлар. Халык яңа авылны Яңа Өшәр дип атаса да, рәсми исеме Яңа Семиостровка үзгәртелгән була. Авылны Чиялек, Пузырево дип тә атаганнар. Рәсми кәгазьләрдә, ревизия материалларында авылның исемен берьюлы Яңа Семиостров, Чиялек, Пузырево дип язу очрый. Сауз күле буенда урнашканга Яңа Өшәр, Сауз дип тә йөртелгән. Гадиләштереп, Яңа Семистрау дип атау да булган.[2] Административ бүленеш1795 елда V ревизия материалларында авыл Җәнәй волостеның Җәнәй түбәсенә караган Яңа Семиостровная авылы дип теркәлгән. Башкача «Икенче аймакныкылар» дип тә йөрткәннәр. Октябрь революциясеннән соң Иске Семиостров авыл советына карый.[2] Демография
ТарихЯңа Семиостров авылына XVIII гасырда нигез салынган. 1795 елда V ревизия материалларында торак пунктта 2 хуҗалык, 1913 елда 111, 1920 елда 104, 1940 елда 94, 1965 елда 70, 1975 елда 40, 1978 елда 13 хуҗалык теркәлгән. Мәчете, инкыйлабка кадәр ике җил тегермәне булган.[2] 1852 елның 12 маенда авыл мәчетенең имамы булып Мөхәммәтмокыйм Габделмәҗитов, 1872 елдан аның улы Минһаҗетдин, 1895 елдан Минһаҗетдинның улы Билал эшли башлаган. 1912―1913 уку елында мәчет каршында 48 шәкерт укыган ир балалар мәктәбе эшләгән. Имам-хатыйп Сәетмөхәммәт хәзрәт Камалетднов әлеге мәктәп белән җитәкчелек иткән.[2] Иске Семиостров авыл советына караган. Бу җирлектән 18 кеше репрессияләнгән.[2] 1930-елларда крестьян хуҗалыклары «Марс» күмәк хуҗалыгына берләшә, аннан «Ура»лга, «Көрәш»кә кушыла.[2] Бөек Ватан сугышына авылдан 153 кеше чакырылган, 133 се һәлак булган.[2] 1975 елда, Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, авыл су басу зонасына туры килә, туздырыла, халык төрле якка (шул исәптән, Сарапулга, Пермьгә) күчеп китә.[3] 1980 елгы мәгълүматларда авыл телгә алынмый.[2] Авылда туган шәхесләр
Хәтер
Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia