Казан метрополитены
2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Башта 5 мәүкиф (станция) генә эшләде. Хәзер беренче сызыкның 11 мәүкифе эшли, гомуми юл озынлыгы — 18.3 км, файдалану юл озынлыгы — 16.8 км. 2013 елның 9 маенда тагы да 3 мәүкиф (станция) ачылды: Яшьлек, Төньяк вокзал, Авиатөзелеш. Ачылганнаң соң Казан метросында Авиатөзелеш районыннан Идел буе районының Җиңү проспектына кадәр 24 минутта барып җитеп була. Шулай итеп хәзер Казан метросы Авиатөзелеш, Мәскәү, Вахитов, Идел буе районнарын тоташтыра. Юлчылар саны (7 мәүкиф буенча) — 72 мең кеше/көндә (2017), 26,3 млн кеше/елда[3]. Киләчәктә Савин-Әзин хордалы сызыгы, Савин-Идел буе радиал сызыгы, Әзин-Вахитов радиал сызыгы төзүен фаразлана. Киләчәк сызыкларының юнәләшләре бәхәсеБеренче проекты буенча беренче сызыктан соң Савин-Идел буе сызыгы, аннан соң Әзин-Вокзал сызыгы төзүен фаразланды. Ләкин 2011 елда КазМетроэлектротранс шушы проект үзгәртергә ниятләде. Төп сәбәбе — Казансу аша зур метрокүпер һәм кыен туфрак Үзәк Парк янында булуын аңлаталар. Шулай итеп икенче сызыгы Яшьлек мәүкифеннән Яңа Стадион «Казан-Арена»га кадәр Дөнья футбол чемпионатына-2018 төзүен фаразлана, аннаң соң шушы сызыгы Казансу аша Совет мәйданы, Әзин торак массивы аркылы Имәнлек мәүкифенә кадәр булырга тиеш. Ягъни бу проект хәзер Мәскәү раславы тарафыннан көтелә. Боҗра җирле метросы2013 елның 21 мартында Татарстан премьер-министры Халиков Боҗра җирле метросы проекты 2018 елга кадәр төзүе 19,5 млрд. сумда бәяләде. Шушы проект буенча Казан эчке тимер юлын яңартырга һәм яңа туктау нокталары ясарга кирәк. Тулы озынлыгы 48 км, йөреш вакыты 1 сәгать, 16 мәүкиф. Төньяк Вокзал, Әмәт һәм Казан-Арена метро мәүкифләре Боҗра җирле метросы мәүкифләре белән тоташтыруын фаразлана. Мәүкифләр (Станцияләр)
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia