Татарстан Республикасының милли музее
Татарстан Республикасының милли музее (рус. Национальный музей Республики Татарстан, ингл. National Museum of the Republic of Tatarstan) — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар. Тарих1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра. Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907)[1]. Исеме еш алышына: 1918 – Казан губернасы музее, 1921 – ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944 – Татарстан АССР дәүләт музее, 1982 – Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан – Татарстан Республикасының милли музее.[2] Бинасы
![]() Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[3] ТупланмаларМузей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия (тат. карачкы ясау)[4] үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.[5] Даими эшләүче күргәзмәләр
Күчмә күргәзмәләр
Белем бирү
Бүлекчәләре
Үсеш проекты2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:
Бүләкләре
Музей турындаГенераль директоры (2022 елдан) – Алиса Львовна Вяткина [7] Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 Ачылу вакыты: 05.04.1895 Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту Оешманың классификациясе: универсаль Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б. Саклау берәмлеге – 805 400; 580 085 (төп фондта) Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299 Танылган хезмәткәрләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia