Тукай музее (Казан)
![]() Казандагы Тукай музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее — Татарстанның берләштерелгән Милли музееның филиалы. Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Казанның үзәгенә якын урында, Тукай урамында, 74 йортта (Шамил йорты) урнашкан. ТарихМузейның ачылу вакыты – 1986 елның 11 июне. БинасыКазанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Шамил йорты — архитектура һәйкәле (1902). Бинаны I гилдия сәүдәгәр Ибраһим Апаков рус армиясенең отставкадагы генерал-майоры Мөхәммәт Шәфи Шамилгә кияүгә чыккан кызы өчен салдырган булган. Мигъмарлары — Ф. И. Амлонг һәм Г. Б. Руш. Директорлар
Күргәзмә залыГомуми мәйданы – 719 кв.м. Музейда иркен экспозиция заллары һәм 2 күргәзмә залы, шулай ук лекция залы урнашкан. Музейның экспозициясе шагыйрьнең тормышының һәм иҗатының төрле чорлары турында сөйли: Шулай ук XIX – XX гасырлар чигендәге Казанның (бигрәк тә музей урнашкан Иске Татар бистәсенең) тормышын күзалларга мөмкинлек бирүче экспонатлар бар. Аларның күбесен Милли музей фондлары һәм истәлек әйберләре тәшкил итә. Музейда шагыйрьнең фотоархивын, Тукай язышкан гәҗит һәм журналларның төп нөсхәләрен, төрле телләрдә чыккан әсәрләрен күрергә була. Аерым игътибарга лаек – Тукайның шәхси әйберләре: фаянс котыйчык (шкатулка) – апасына беренче кул хакыннан алган бүләге; кара бәрхет түбәтәй; каләм савыты (Санкт-Петербургдан 1912 елда алып кайткан булган); шагыйрьнең юл кәрҗине; күлмәк запонкалары(көмештән) – дусларының бүләге; шагыйрьнең вафатыннан соң алынган йөз маскасы. Музей турындаЭш вакыты – сишәмбедән якшәмбегә хәтле Музей экскурсияләр һәм татар теле укытучылар өчен семинарлар үткәрә:
Музейның нигезләүчесе: Госман Хәбибуллин (1950 – 1992) Генераль директор – Гөлчәчәк Нәҗипова Директор – Гүзәл Төхфәтова Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Тукай урамы, 74 Ачылу вакыты: 11.06.1986 Бюджет статусы: мунииципаль Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма Тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү Классификациясе: шәхси яки мемориал, сәнгати Мәйданы: күргәзмә мәйданы 530 кв.м, вакытлы күргәзмәләр 170 кв.м; парк 0,2 га Оешмага керә: лекция залы, кибет Югарыдагы оешма: Татарстан Республикасының Милли музее – М1299 Партнер-оешмалар: Әлифба музее – М2783; Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ –R908 Саклау берәмлеге – 1200; 914 (төп фондта) Рәсми бит: http://g-tukay.tatmuseum.ru/ 2016 елда төзекләндерү2016-2017 елларда 168 млн сумлык ремонт-төзәтү эшләре башкарылган[2]. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia