Салих Сәйдәшев музее (Казан)
Салих Сәйдәшев музее, рус. Музей Салиха Сайдашева (в Казани) — Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан дәүләт музее. 1988 елда нигезләнгән, 1993 елдан башлап эшли. ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының берләштерелгән музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы. Музей күргәзмәләре күренекле татар композиторы, һөнәри татар музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев (1900-1954) тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирә. Тарих
Салих Сәйдәшев![]()
Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев — беренче һөнәри татар дирижерларларының берсе, педагог, пианист, Татар дәүләт академия театрының 60ка якын спектакленә музыка иҗат иткән көйязар, татар милли сәнгатендә яңа жанр — музыкаль драма жанрына нигез салучы. 1930-1954 елларда (өзеклекләр белән) хәзер музей урнашкан бинаның бер фатирында яшәгән. Бина
Музейда
Шәрәфле кунаклар
Кызыклы фактМузейда Фатыйма-Зөһрә Солтанованың көндәлеге саклана. Аның буенча С. Сәйдәшевның беренче мәхәббәте тарихы турында Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестен язган[3]. Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia