Фәридә Әхмәтшина

Фәридә Әхмәтшина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәридә Шамил кызы Әхмәтшина (Утякова)

Туу көне

17 май 1975(1975-05-17) (50 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Бакалы районы, Бакалы

Эшчәнлек еллары

1996 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик сопрано

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе
«Фәридә – Алсу» дуэты

Хезмәттәшлек

Әтнә театры

Бүләкләр

ТР атказанган артистыТР халык артисты (2025)

[1]

Фәридә Әхмәтшина, Фәридә Шамил кызы Әхмәтшина (кыз фамилиясе Утякỏва, 1975 елның 17 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Бакалы) ― җырчы (лирик сопрано), Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, «Фәридә – Алсу» дуэты солисты, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган һәм халык (2025) артисты.

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 17 маенда Бакалыда табибларның дүрт балалы гаиләсендә баш бала булып туган. Әтисе Шамил Габдрахман улы Утяков (1951 елгы, чыгышы белән Биектау районы Юртыш авылыннан) һәм әнисе Сәрия Хашим кызы (чыгышы белән Казан тирәсеннән), Казан медицина институтын тәмамлагач, Бакалыга эшкә билгеләнгәннәр. Сеңелләре Венера, Резеда, Гөлназ[1][2].

Фәридә Бакалы районы үзәгендә 1нче мәктәпне һәм Бакалы балалар музыка мәктәбен фортепиано классы буенча (1983―1990 еллар, педагог Валентина Владимировна Петунина) тәмамлаган. 1992 елда Казан дәүләт педагогия институтының (1996 елдан университет) музыка факультетына укырга кергән (1996 елда тәмамлаган, профессор К. Б. Шәмсетдинова (Милицина) классы). «Хыял» студентлар хорында солист булып чыгыш ясаган[3]. 1993 елда, дуэт белән чыгыш ясап, студентларның «Ягымлы яз» конкурсында лауреат булганнар[1].

Фәридә Әхмәтшина төркемдәше Алсу Сөнгатуллина белән бергәләп татар эстрадасында яңа күренешкә әверелгән «Фәридә-Алсу» хатын-кызлар вокаль дуэтын булдыра. 1996 елдан, Шамил Закиров чакыруы буенча, Казан шәһәр хакимияте каршындагы «Казан» милли мәдәният үзәгендә (соңрак Казан шәһәр филармониясендә) солист-вокалист вазыйфасында эшлиләр [4]. Дуэт тамашачыны аутентиклыгы, милли колориты, югары профессионализмы, җанлы башкаруы, тирән эчтәлекле көйләре, төсле костюмнары белән җәлеп итә.

Ф. Әхмәтшина, дуэт составында дәрәҗәле халыкара конкурсларда катнаша һәм җиңеп чыга:

  • Финляндиядә үткән «Заманча музыка» Халыкара хор конкурсында (Тампере шәһәре, 1995, 1997 еллар) ике тапкыр II дәрәҗә лауреат,
  • Дж. Палестрина исемендәге халыкара рухи хор музыкасы конкурсының III дәрәҗә лауреаты (Ватикан, Изге Петр соборы, 1997),
  • «Татар җыры» халыкара конкурсында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең махсус премиясе (Казан, 1997),
  • «Урмай моңы» төрки халыклар сәнгатенең төбәкара яшьләр фестивалендә Гран-при (Чабаксар, 1997),
  • «Ак ай йолдызлары» Халыкара этник җыр фестиваленең II дәрәҗә лауреаты (Бурятия, Улан-Удэ, 2002) һ.б[5],
  • «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты (2013, 2015, 2017, 2021 еллар),
  • «Алтын барс» премиясе лауреаты (2015, 2019 еллар)[1].

Репертуарында «Җомга көе», «Агыйдел», «Эх, карап торулар» кебек татар халык җырлары, халык җырларыннан тезмә һ. б. Дуэт «Парлы чыршылар» (С. Әхмәтова, Н. Әхмәдиев), «Зәңгәр күлмәк» (халык көе, Ә. Рәшит сүзләре) «Җидегән чишмә» (С. Садыйкова, Г. Бәширов), «Бәхет өчен күп кирәкми» (Р. Вәлиев, Ф. Зыятдинова) «Зинһар өчен кермә төшләремә» (Р. Әхияровв, Р. Вәлиев), «Без мәңге синеке, Казан» (Ф. Әхмәтшина, Ш. Җиһангирова), «Иң якты йолдыз» (Ф. Әхмәтшина, Р. Вәлиев), «Су буенда» (Р. Гатауллин, Н. Шәмсияров) җырлары белән таныла [6]. Дуэтның 300 дән артык әсәрдән торган киң репертуарында шулай ук Көнбатыш (алман, инглиз) һәм Көнчыгыш (төрек, иран, татар, рус), заманча һәм рухи музыка органик рәвештә бергә кушыла[1].

Дуэт Татарстан Республикасы дәүләт эстрада-симфоник оркестры, Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, «Мирас» инструменталь ансамбле кебек иҗат коллективларының концерт программаларында катнаша[1].

Җырчының иҗаты Мр3- һәм DVD-дискларда, видеоклипларда, татар халык җырлары җыентыкларында чагылдырылган. Беренче альбомнары ― «Синең өчен» дип аталган[1].

Фәридә Әхмәтшина дуэт составында Татарстан Республикасының, Идел буе төбәкләренең һәм Россия Федерациясенең Владивостоктан алып Калининградка кадәр булган төрле сәхнә мәйданчыкларында елына 200дән артык концерт бирә, алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новосибирск, Северодвинск, Кемерово, Владивосток, Томск, Омск, Владивосток, Салехард, Әстерхан, Чиләбе, Екатеринбург, Сембер, Димитровград, Иваново, Уфа, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау, Краснодар, Ырымбур һ. б.; якын һәм ерак чит илләр: Германия, Италия, Төркия, Финляндия, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Эстония һ. б.[1]

Композитор буларак, күп кенә шагыйрьләрнең сүзләренә көйләр иҗат иткән: Әнәс Исхаков («Чишмәләр көе», «Берәү гитарада уйный», «Вакыт шактый»); Рафис Корбан («Бишек көе», «Дөбьяз җыры», «Алкаларым сынык-сынык»); Ринат Мөслимов («Самолетлар оча-оча», «Гозер»); Алмаз Хәмзин («Әтиемә», «Очрашу шатлыклары»), Гөлфия Сәрвәрова («Үз өем»). «Без мәңге синеке, Казан!» җыры (Шәмсия Җиһангирова сүзләре) 1999 елда шәһәрнең 1000 еллыгына багышланган, Казан турында республика җырлар конкурсында беренче урынны яулаган[1].

Халыкара дәрәҗәдәге күп кенә мөһим чараларның мәдәни программаларында катнаша: XXVII Бөтендөнья Җәйге студентлар уеннары (Универсиада 2013), фехтование буенча дөнья чемпионаты (2014 ел), Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015 ел), көрәш һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (2015 ел), Халыкара федерация химаясендә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, FINA йөзү (2015 ел), FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты (2018 ел), WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты (2019 ел)[1].

Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт татар драма театры белән иҗтимагый башлангычларда хезмәттәшлек итә, анда җырчы артистлар белән музыкаль образлар тудыру өстендә эшли[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Кияүдә. Ире Марат Әхмәтшин, продюсер, композитор, Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[8]. Уллары Самат (2001) һәм Фәрхәд (2007) икесе дә музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган, кызы Әлфия (2014) Казан шәһәр филармониясенең концерт программаларында катнаша[9].

Искәрмәләр

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Навстречу юбилею. Ахметшина (Утякова) Фарида Шамильевна. МАУ ДО «Бакалинская ДШИ» Вконтакте, 15.11.2024
  2. Эльвира Шакирова. Фәридә Әхмәтшина: «Озак яшәтергә теләсәм дә, бездән генә тормый шул». «Шәһри Казан», 3.06.2022
  3. https://vk.com/wall-217489372_866 Навстречу юбилею. Ахметшина (Утякова) Фарида Шамильевна. МАУ ДО Бакалинская ДШИ, 15.11.2024
  4. Фарида Ахметшина и Алсу Сунгатуллина. Солисты-вокалисты. Казанская Филармония
  5. Фарида Утякова. МБУ «Бакалинский РДК им. Нажиба Асанбаева»
  6. Фәридә-Алсу - үз исемнәрен булдыра алган. «Өмет» Вконтакте, 30.08.2022
  7. Пополнение в Народных артистах! Казанская Филармония
  8. Марат Ахметшин - композитор, сценарист, продюсер. Кино-Театр.Ру
  9. Валентина Шакирова. Фарида Ахметшина (Утякова): «Ценю и благодарю каждого зрителя».(үле сылтама) «Бакалинские зори», 22.12.2023

Әдәбият

  • Утякова Фарида / Бакалинская земля: история и люди (Бакалы энциклопедиясе). Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. – Стр.268. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya