Раушания Юкачева
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы - Татарстанның атказанган (2003) һәм халык (2009) артисты. Тәрҗемәи хәлеЮкачева Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, элемтәчеләр техникумына укырга керә. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәгенә операция ясатырга туры килә. Шуннан соң бер ел укырга ярамый. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бара. Ул сентябрь аенда оештырылган өстәмә имтихан була һәм ул укырга керү бәхетенә ирешә. Студент вакытта ук Камал театрында эшли. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Тормыш иптәше Николай Юкачев белән Әлмәт театрына урнашалар. 1983 елдан — Татар академия театрында эшли башлыйлар. 1989 елда “Балачак” студиясе ачыла, Раушания Хөснетдин кызы аны җитәкли. Шамил Закиров директор булганда, урынбасары булып эшли. Шәһәр филармониясе директоры була. Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшли . Ул иҗат иткән төрле сөйкемле яшь хатын-кыз образларына йомшаклык, лиризм хас. 2022 елның 17 июлендә 63 яшендә вафат[2]. Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләнә [3]. Рольләре:
ГаиләсеТормыш иптәше – Николай Юкачев, Әлмәт, соңыннан Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2009 елда вафат). Юкачевлар партнер булып «Бәхетсез егет» (Галиәсгар Камал) һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган «Зөлфия»дә (авторы – Кәшшаф Әмиров) уйныйлар. Бер кызы (Светлана Николай кызы (Хаметова), мәдәният институтын бетергән, бизнес юлыннан киткән), оныклары (Динара, Сабина) бар[4]. Бүләкләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia