Корноухово районы
Корноухово районы (рус. Корноуховский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балык Бистәсеннән Төньяк-Көнбатышка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Олы Солтан (1946 елга кадәр) һәм Корноухово авлылы. ТарихРайон территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Лаеш кантуны Олы Солтан вулысында, ә 1927 елдан 1944 елга кадәр Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында урнашкан. 1944 елның 19 февралендә Солтан районы буларак барлыкка килә. 1946 елның 5 апрелендә исеме Корноухово районына үзгәртелә. 1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла. 1954 елның 22 ноябрендә Корноухово районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарына тапшырыла.[1] Административ бүленешРайон 1948 елның 1 гыйнварына 15 авыл советын үз составына кертә: Балыклы Чүкәй, Олы Әшнәк, Олы Солтан, Владимир, Емельяново, Җүҗи, Корноухово, Керәшен Казысы, Татар Казысы, Урта Девятово, Иске Арыш, Татар Янтыгы, Шетнев-Тулуш, Шитнәү-Чирмешән һәм Шумков. Район мәйданы 521 км² тәшкил иткән. Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia