Кызыл Армия районы (ТАССР)
Кызыл Армия районы (рус. Кзыл-Армейский район) — 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Чистайдан Көньяк-Көнчыгышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Каргалы авылы. ТарихКызыл Армия районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Караглы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантоны Караглы вулысында, ә 1930-1935 елларда Чистай районында урнашкан. 1935 елның 10 февралендә Чистай районыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. 1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла. 1958 елның 23 маенда Кызыл Армия районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Яңа Чишмә һәм Чистай районнарына тапшырыла.[2] Административ бүленеш1948 елның 1 гыйнварына районда 19 авыл советы булган: Әҗәү, Акбулат, Васильев, Изгар, Исләй, Ишәле, Каргалы, Михайловка, Чаллы Башы, Рус Ялтаны, Иске Роман, Татар-Алкины, Татар Ялтаны, Татар Сарсазы, Федоров, Чытырчы, Чуаш Ялтаны, Чуаш Чабаксары һәм Шыкмай. Район мәйданы 670 км² тәкил иткән.[2] Халык1939 елда халык саны 20683 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,9 %, руслар - 21,6 %, чувашлар - 5,9 %.[1] Танылган кешеләрНаил Ахунов - гаскәр командирының беренче урынбасары һәм хәрби совет әгъзасы, генерал-лейтенант, Белорус ССР Югары Советы депутаты.[2] Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia