Казан районы (ТАССР)
Казан районы (рус. Казанский район) — 1927 елдан 1938 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәге - Казан шәһәре. ТарихКазан районы 1927 елның 10 апрелендә Арча кантоны составыннан чыгару юлы белән барлыкка килә. 1927 елның 1 августка кадәр Воскресенск районы исемен йөртә. 1935 елның 10 февралендә районның төньяк-көнчыгыш өлеше яңа оешкан Биектау районы составына тапшырыла. Казан районы 1938 елның 4 августында юкка чыгарыла:
Административ бүленешРайон составына Олы Клүчә, Биектау, Бөреле, Кошчак, Сталбишчы, Сокуры кебек торак пунктлары кергән. Районның җитәкче органнары Казанда урнашуга карамастан, шәһәр үзе район составына кермәгән. Соңрак аның составыннан Яшел Үзән шәһәре дә чыгарылган. 1934 елга булган мәгълүматларга караганда, бу ике шәһәр дә Татарстан АССР Үзәк башкарма комитетының турыдан-туры буйсынуында булганнар. [3] Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia