Кызыл Йолдыз районы
Кызыл Йолдыз районы (рус. Кзыл-Юлдузский район) — 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Балык Бистәсеннән Төньяк-Көнчыгышка 40 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Котлы Бөкәш авылы. ТарихКызыл Йолдыз районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязендә һәм Лаеш өязе Шомбыт вулысында, 1920 елдан 1927 елга кадәр Лаеш һәм Мамадыш кантунларында, 1927 елдан 1930 елга кадәр Мамадыш кантунында, ә 1930-1935 елларда Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында урнашкан. 1935 елның 10 февралендә Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. 1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла. 1954 елның 26 мартында Кызыл Йолдыз районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарына тапшырыла.[2] Административ бүленеш1941 елда район мәйданы 1463 км² тәшкил иткән.[3] 1948 елның 1 гыйнварына районда 34 авыл советы булган: Алан-Полян, Албай, Бүрсет-Сукачы, Биектау, Олы Арташ, Зур Кадрәк, Зур Мәшләк, Югары Бөрсет, Югары Сон, Югары Тимерлек, Владимир, Түбән Кыерлы, Зәңгәр Күл, Катмыш, Мәмли Казак Чаллысы, Күгәрчен, Күки, Колошчы, Котлы Бөкәш, Кече Сон, Тегермән Пүчинкәсе, Түбән Сон, Түбән Тимерлек, Яңасала, Урта Сон, Иске Завод, Тәберде Чаллысы, Үри Чаллысы, Урманчы, Үсәли, Шомыртбаш, Шомбыт, Балтач (Юлсубино), Ямаш.[2] Халык1939 елда халык саны 45911 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 82,14 %, руслар - 17,15 %.[1] Танылган кешеләрИдрис Зөлмөхәммәт - күренекле теолог, табиб, фәлсәфәче һәм шагыйрь.[2] Шулай ук карагыз
Сылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia