Красногорское районы
Красногорское районы (рус. Красногорский район, удм. Красногорск ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль округ. Административ үзәге ― Красногорское авылы. ГеографияЧиктәшлек
Районның төньягы Красногорское калкулыгында, ә көньягы — Көлмез түбәнлектә урнашкан; район җире аша Уть, Убыть, Пестерь, Лекма, Саля, Көлмез, һ. б. елгалар ага. ТарихРайон 1929 елның 15 июльдә элекке Глазов өязнең Святогорское һәм Курья волостьларның 13 авыл советыннан төзелә, ләкин 1932 елда район юкка чыгара, ә аның территориясе Глазов һәм Юкамен районнар арасында бүленә. 1935 елның 8 гыйнварында яңадан барлыкка килә; шул ук елның 8 мартта исемен Барышниково районына алыштыра. 1938 елда исемен Красногорское районына алыштыра. 1962 елда, чираттагы административ реформасы нәтиҗәсендә, Красногорское районы яңадан юкка чыга, ә аның территория өч (Балезино авыл районы, Глазов авыл районы, Игра сәнәгать районы) район араыснда бүленә. 1965 елда торгызыла. Халык
Милли состав: арлар — 38 %, руслар — 59,3 %, татарлар — 1,5 % (2002 җанисәбе буенча). Административ бүленеше
Социаль инфраструктураМәгариф системасы үз эченә 11 мәктәп һәм 12 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен өч хастаханә һәм 14 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 16 мәдәния йорты һәм 15 китапханә эшли. ИкътисадИкътисад нигезе — авыл хуҗалыгы. Фотогалерея
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia