Шаркан районы
Шаркан районы (рус. Шарканский район, удм. Шаркан ёрос) – Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге – Шаркан авылы. География
Район Тыловай калкулыгында урнашкан; район җире аша Шаркан, Вотка, Ита, һ. б. елгалар ага. ТарихРайон 1929 елның 15 июлендә элекке Ижау өязенең Шаркан, Сосновка һәм Тыловай волостьларның 15 авыл советыннан барлыкка килгән. 1956 елда, Тыловай районы юкка чыгару аркасында, аның тәшкил иткән өч авыл советы Шаркан районына кергән. 1963 елның 1 февралендә район юкка чыгарыла, аның территориясе Воткинск авыл районына керә, ләкин 1965 елның 12 гыйнварында яңадан барлыкка килгән. Халык
Милли состав: удмуртлар – 83,1 %, руслар – 15,5 %, татарлар – 0,6 % (2002 җанисәбе буенча). Шаркан районы – Удмуртиядәге иң "удмурт" районы. Административ бүленеше
Социаль инфраструктура28 мәктәп (12 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, 1 балалар иҗат үзәге, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 42 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 33 мәдәният йорты, 20 китапханә һәм бер музей эшли.[8] Икътисад
Танылган шәхесләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia