Яр районы
Яр районы (рус. Ярский район, удм. Яр ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге — Яр посёлогы. ГеографияЧиктәшлек
Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында, ә көньягы - Красногроское калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар - Чүпче, Лекма. Районның төньягында Нократ елгасы башлана. ТарихЯр районы 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязнең Укан, Ежево һәм Пудем волостьларның 19 авыл советлардан барлыкка килгән. 1929 - 1932 елларда районның административ үзәге Укан авылында урнашкан. 1935 - 1956 елларда район составыннан Пудем районы аерылып чыккан. 1962 елда район юкка чыга, аның территория Глазов авыл районы һәм Глазов шәһәре арасында бүленә. 1964 елда Яр авыл районы барлыкка килә, 1965 елда ул Яр районына әйләнә. Халык
Милли состав: арлар — 60,2 %, руслар — 33,7 %, татарлар — 1,4 %, бисермәннәр — 1,2 % (2010 ел җанисәбе буенча). Адимнистратив бүленеш
Социаль инфраструктураМәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп, бер политехникумны, бер мәктәп-интернатны һәм 14 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә һәм 24 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Бер "картлар йорты" эшли. ИкътисадИкътисад нигезе - авыл хуҗалыгы. Район территориясеннән «Киров - Пермь» тимер юл линиясе уза; Яр станциядән Омутнинскка тимер юл тармагы бара. Истәлекле урыннарыАрхеологик памятниклар: Кушманский, Комаровское (Чибинькар), Укан (Поркар) шәһәрлекләре. Табигый памятниклары: Нократның елганың башы, Тум авыл янындагы торфлы сазлык. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia