Селты районы
Селты районы (рус. Селтинский район, удм. Сьӧлта ёрос) — Удмуртиянең көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге — Селты авылы. ГеографияЧиктәшлек
Район җире аша 34 елга ага, иң эресе — Көлмез. ТарихСелты районы 1929 елның 15 июльдә Ижау өязенең Копки, Селты һәм Олы Зятцы волостьларның 21 авыл советыннан төзелә. 1932 елда, Яңа мултан районы ликвидация аркаснында, аның өлешләре (11 авыл совет) район состаына ташырыла. Өч ел үткәч, район кечерәя һәм Селты, Ува һәм Олы Зятцы районнарына бүленә. 1963 елда район юкка чыгарыла, ә аның территория Ува авыл районы (рус. Увинский сельский район) һәм Игра сәнәгать районы (рус. Игринский промышленный район) арасында бүленгән. 1965 елда район яңандан барлыкка килә. Халык
Милли состав: арлар — 57,8 %, руслар — 40,2 % (2002 җанисәбе буенча). Административ бүленеш
Социаль инфраструктураМәгариф системасы үз эченә 10 мәктәп, 11 балалар бакчасын һәм №49 профессиональ укуханәсен ала. Өстәмә белем учреждениелар: балалар сәнгать мәктәбе һәм спорт мәктәбе. Медицина ярдәмен ике хастаханә һәм 17 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 15 мәдәният йорты, 13 китапханә һәм бер музей эшли. ИкътисадИкътисад нигезе — авыл хуҗалыгы. Моны да каргызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia