Ләбиб Ибраһимов
Ләбиб Ибраһимов, Ләбиб Исмәгыйль улы Ибраһимов (1933 елның 6 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт районы, Яңа Кәшер ― 2007 елның 15 августы, РФ, ТР, Әлмәт) ― мәгариф эшлеклесе, Әлмәт политехник техникумына нигез салучы һәм аның 42 ел дәвамында алыштыргысыз җитәкчесе. РСФСР (1983) һәм Татарстанның (1994) атказанган укытучысы Тәрҗемәи хәле1933 елның 6 августында Татарстан АССР Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. 1951 елда Әлмәт шәһәренең 1нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. «Математика һәм физика укытучысы» белгечлеге буенча Бөгелмә дәүләт укытучылар институтын (1954), «урта мәктәптә математика укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1962), «төзүче-техник» белгечлеге буенча Одесса нефть һәм газ сәнәгате техникумын (2017 елдан Одесса милли азык-төлек технологияләре академиясенең Нефть-газ технологияләре, инженерия һәм инфраструктура сервисы көллияте[1], 1971) тәмамлаган. 1955―1957 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. Хезмәт юлы![]() 1954―1955 елларда ― Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы җидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы. 1954―1955 елларда ― Зәй районы Чыбыклы мәктәбендә математика һәм физика укытучысы. 1957―1959 еллардла ― Әлмәт районы Иске Михайловка җидееллык мәктәбендә математика, химия һәм биология укытучысы. 1956―1964 елларда ― Әлмәт интернат-мәктәбендә математика укытучысы һәм тәрбияче. 1964 елның 1 сентябреннән 1966 елның августына кадәр ― Казан төзелеш техникумының Әлмәт филиалы директоры (мөдире). 1966 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын оештыруда башлап йөри[2]. 1966 елның 1 сентябреннән 1967 елның июненә кадәр – техникум директоры в. б., 1967 елның июненнән ― техникум директоры. 1972―1993 елларда Әлмәт төзелеш техникумы директоры. 1993 елның 21 ноябреннән 2006 елның июненә кадәр ― Әлмәт политехника техникумы директоры. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер2010 елдан башлап Әлмәт политехник техникумында беренче директор истәлегенә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары арасында математика буенча Л. И. Ибраһимов исемендәге Олимпиада үткәрелә. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia