Татьяна Воропаева
Татьяна Воропаева, Татьяна Василий кызы Воропаева (рус. Татьяна Васильевна Воропаева, 1954 елның 17 апреле, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск) ― Татарстанның мәгариф, хуҗалык һәм сәяси эшлеклесе, 2009―2014 елларда Зәй районы башлыгы, 2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы («Бердәм Россия» фиркасеннән) депутаты. Татарстанның атказанган укытучысы (2003), халык мәгарифе отличнигы (1996). Тәрҗемәи хәле1954 елның 17 апрелендә Куйбышев (1992 елдан Самара) өлкәсе Жигулёвск шәһәрендә туган. Татьянага 4 яшь булганда, әти-әнисе Татарстан АССРга, ул вакытта Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булган Зәй ДРЭСы төзелешенә күчеп килгән [1]. 1971―1972 елларда Зәй шәһәре «Дружная семейка» балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус бүлеген тәмамлаган (1976). Хезмәт юлы1976―1978 елларда ― АДПИ ВЛКСМ комитетының азат ителгән сәркатибе. 1978 елдан ВЛКСМның Зәй район комитетында: өченче, икенче, беренче сәркатип. 1985―1994 елларда Зәй урта һөнәри-техник училищесында (1994 елдан 86нчы һөнәри лицей, 2008 елдан политехника көллияте) тарих укытучысы булып эшли. 1994―2002 елларда ― 86нчы һөнәри лицейның (2008 елдан политехника көллияте) (беренче) директоры. Укытучы, соңрак директор хезмәте өчен дәүләт бүләкләре алган. 2002―2004 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте аппараты җитәкчесе. 2004―2006 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2006―2009 елларда – Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2009―2014 елларда – Зәй районы һәм Зәй шәһәре башлыгы (2008 елның 29 ноябреннән в. б.)[2]. 2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3]. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. Хәйриячелек1999 елдан – «СМП-Нефтегаз» ААҖ компаниясе төркеме (Әлмәт шәһәре) каршында эшләп килүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы советы җитәкчесе[4]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеКияүдә, ире Краснодар краеннан. Ике баласы: улы, фән кандидаты; кызы, аспирантура тәмамлаган [6]. Әдәбият
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia