Дамира Ягъфәрова
Дамира Ягъфәрова, Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова (кыз фамилиясе Мостафина, 1939 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Кәчимир) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагог, педагогика фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның атказанган укытучысы (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). РФ гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогика һәм пихология кафедрасы мөдире (1976—1996), Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры (1996—2008). Авыл мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү, җирле үзидарә өлкәсендә һөнәри белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча хезмәтләр авторы[1]. Тәрҗемәи хәле1939 елның 26 июлендә Кукмара районы Кәчимир авылында җиде балалы колхозчы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Садыйк Муса улы Мостафин гомере буе «Беренче Май» колхозында эшли, әнисе Сара Гыйләҗетдин кызы Мостафина сугыштан соңгы авыр елларда җиде бала тәрбияли, аларның һәрберсе бүген Татарстан файдасына хезмәт куя. Дамира Садыйк кызы Кукмараның 2нче санлы урта мәктәбен, «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1965), СССР Педагогика фәннәре академиясе (рус. АПН СССР, Мәскәү шәһәре) аспирантурасын (1973) тәмамлаган. СССР Педагогика фәннәре академиясендә педагогика фәннәре кандидатлыгына (1973), Россия мәгариф академиясенең махсус урта белем бирү фәнни-тикшеренү институтында (Казан шәһәре) «Авыл укытучысының мәктәптә һәм педагогика вузында һөнәри әзерлек дәвамчанлыгының теоретик нигезләре» [2] темасына педагогика фәннәре докторлыгына (1991) диссертацияләр яклый. 1992 елда профессор исемен ала. Хезмәт юлыДамира Садыйк кызының хезмәт эшчәнлеге мәктәптә өлкән пионервожатый буларак башлана. 1959—1962 елларда ВЛКСМ Кукмара райкомының икенче секретаре, КПСС Кукмара райкомының оештыру бүлеге инструкторы, 1962—1965 елларда «Артек» бөтенсоюз пионер лагеренда педагог-пионервожатый булып эшли. Казан дәүләт университетын тәмамлагач (1965), яшь белгеч буларак, Казакъстан ССРга эшкә җибәрелә. 1965—1967 елларда Күкчәтау педагогика институтының (1996 елдан Чокан Вәлиханов исемендәге Күкчәтау дәүләт университеты составында) педагогика кафедрасында эшли. ![]() 1967 елда гаилә хәле буенча Алабуга шәһәренә күчеп килә, 1967 елдан 1996 елга кадәр Алабуга дәүләт педагогия институтында эшли: өлкән укытучы, доцент, профессор, 1976-1996 елларда педагогика һәм психология кафедрасы мөдире.
![]() 1996 елда Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе тарафыннан Әлмәткә муниципаль институт ректоры буларак эшкә чакырыла. 1996—2008 елларда институт ректоры, бер үк вакытта дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире булып эшли. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты эшен дәүләт белем бирү стандартларына тулысынча туры китереп оештыра. Югары, югары уку йортына кадәрге һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем бирү, шулай ук өстәмә белем бирү һәм белгечләрне яңадан әзерләү программаларын, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты заказлары буенча «дәүләт һәм җирле үзидарә» юнәлеше буенча белгечләрне әзерләүне нәтиҗәле гамәлгә ашыра торган югары профессиональ профессор-укытучылар составы формалаштыра. Гыйльми кызыксынулар өлкәсеАвыл мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү, җирле үзидарә өлкәсендә һөнәри белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча йөздән артык фәнни хезмәт (могография, методик кулланма, мәкалә, тезис һ. б.) авторы. Россия мәгариф академиясенең (рус. РАО) Идел буе бүлеге әгъзасы Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын бөтендөнья мәгариф киңлегендә — Страсбургта (Франция), Будапештта (Маҗарстан), Брюссельдә (Бельгия), Краковта (Польша) «җирле үзидарә турында Аурупа хартиясе принципларында муниципаль кадрлар әзерләү буенча Татарстан Республикасы үзәге» буларак тәкъдим итүдә катнаша [4]. Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Дамир Мөхәммәт улы (1936), совет-фирка эшлеклесе; балалары: кызы Миләүшә (Әхәтова, 1968), педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Санкт-Петербург дәүләт инженер-икътисад университетының Әлмәт шәһәрендәге филиалы директоры[5]; улы Азат (1970), икътисад фәннәре кандидаты (2006) [6] Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia