Анатолий Васильев (1957)
Васильев Анатолий ― Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы. 39 ел гомерен яшь буынны укыту, тәрбия эшенә бирә, шуның 32 елы - мәктәп белән идарә итү. ![]() БиографияВасильев Анатолий Григорьевич 1957 елның 23 нче мартында Чуашстанның Канаш районы Яманово авылында Анна һәм Григорий Васильевлар гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килә. 1964 елда ТАССРның Апас районы Иске Тәрбит урта мәктәбенә укырга керә, 1974 елда аны "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. 1974-1978 елларда Казан дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетында белем ала. Институтта укыганда физика-математика факультеты профсоюз комитетының әгъзасы була. Актив һәм тырыш студентны институтның Комсомол комитеты каршындагы студентларның җәйге ялын һәм эшен оештыручы итеп билгелиләр. Биредә ул тормыш мәктәбе үтә, аралашу, оештыру һәм идарә итү тәҗрибәсе туплый. 1978 елда, институтны тәмамлагач,ТАССРның Апас районы Хуҗа Хәсән мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә кайта. 1979 елда ТАССРның Апас районы М. К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. 1981-1985 елларда математика фәнен укыта һәм укыту-тәрбия бирү эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. 1985-2017 елларда ТАССРның Апас районы (1991 елдан Татарстан республикасы Кайбыч районы) М. К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең директоры булып эшли. Анатолий Григорьевич үзе эшләгән чорда бердәм-тату укытучылар коллективы туплый. 2002-2003 елларда аның җитәкчелегендә яңа мәктәп төзелә. Мәктәпнең материаль-техник базасы баетыла, предмет кабинетлары заман таләпләренә яраклаштырып җиһазлана. Укучылар район-республика ярыш һәм конкурсларында, олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. 2007 елда мәктәп “Миллионер мәктәп” гранты җиңүчесе була. Болар барысы да – җитәкченең тынгысыз хезмәт җимешләре. Халык күңелендә Анатолий Григорьевич эзләнүчән, заман сулышын тоеп эшли торган җитәкче булып кала. Бүләкләре
ГаиләсеТормыш иптәше - Васильева Римма Николаевна, М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, кызлары Вероника - Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган, уллары Владислав - КХТИ тәмамлаган; оныклары: Данил, Тимур, Денис, Игорь ИскәрмәләрЧыганак
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia