Википедиядә
Сафиуллина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Флёра Сафиуллина, Флёра Садрый кызы Сафиуллина, рус. Сафиуллина Флёра Садриевна (1938―2011) — галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы (2000), Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) профессоры (1997), гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире. Татарстанның атказанган укытучысы (1993). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001). Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 24 маенда ТАССР Ворошилов районы (1959 елдан Сарман, Чаллы, Тукай районнарына кергән) Теләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районы) Яңа Чүриле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган (1960).
М.З. Зәкиевның фәнни җитәкчелегендә «Хәзерге татар телендә сүз тәртибе» темасына кандидатлык (1966), «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
Казан дәүләт университетында:
1993, 1995 елларда Берлинның азат университетында (Алмания) алман студентларын татар теленә өйрәтә.
1996 елда Финляндия татарларының ислам җәмгыяте чакыруы буенча хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча лекцияләр укый.
Фәнни эшчәнлеге
Флёра Садрый кызы бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул[2].
40 еллык фәнни эшчәнлек вакытында татар теле белеменә караган өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы[3], 100 дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек язган.
1992 елдан башлап, чит телле даирәдә татар теле кафедрасында 10 фән кандидаты әзерли.
Төрки телләр, диалектология һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша һәм чыгыш ясый: Сәмәрканд (1966), Ереван (1973), Алматы (1976), Ташкәнт (1980), Уфа (1982), Ашхабад (1985), Казан (1972, 1980, 1985, 1989, 1995, 1996).
Чит илләрдән (АКШ, Алмания, Бөекбритания, Швейцария, Япония, Кытай, Монголия һ. б.) килгән студентларга (барысы 30 кеше) татар телен укыта.
Фәнни кыйбласы
- Татар теле синтаксисы
- Татар теле лексикологиясе
- Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы
- Лексикография
- Чит телле даирәдә татар теленә өйрәтү методикасы
- Мәктәпләр һәм вузлар өчен хәзерге татар теле дәреслекләрен төзү
Хезмәтләре
Хезмәтләре
|
- Татар телендә сүз тәртибе. Казан: ТКН, 1974.
- Татар сөйләм теленең синтаксисы. Казан: КДУ, 1978.
- Сүз - иясе белән йөри. Казан: ТКН, 1985.
- Тел белеменә кереш. I, II кисәк. Казан: КДУ, 1987.
- Антонимнар сүзлеге. Казан: Хәтер, 1989.
- Совет чорында татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (гади җөмлә). Казан: КДУ, 1990.
- Татарский язык: Самоучитель. Казан: ТКН, 1991 (икенче басма 1992).
- Текст төзелеше. Югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма. Казан: КДУ, 1993.
- Хәзерге татар әдәби теле. Педагогия училищелары, колледжлар, гимназияләр өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 1994 (яңа басмасы 2002) (автордаш – М.З. Зәкиев).
- Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь. Казан: ТКН, 1997.
- Татарский язык: Интенсивный курс. Казан: Хәтер, 1998 (икенче басма 1999). (автордаш - К.С. Фәтхуллова).
- Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Югары уку йортлары өчен. Казан: Хәтер, 1999.
- Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты студентлары өчен дәреслек (икенче басма). Казан: ТаРИХ, 2001.
- Хәзерге татар әдәби теле. Югары hәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2002 (автордаш М.З. Зәкиев).
- Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан: Хәтер, 2001.
- Татарско-русский фразеологический словарь. Казан: Мәгариф, 2001.
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
- 2015 елдан башлап, Нурмый Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта мәктәбендә «Флёра Сафиуллина укулары» (рус. Чтения Флёры Сафиуллиной) регион фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.
- Казан университетында – ярты гасыр. Казан: Ихлас, 2013 (истәлекләр җыентыгы).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
Й | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
Р | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Ю | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
М | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ү | |
---|
Х | |
---|
Һ | |
---|
Ш | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|