«Вики-яз — 2020» — 2020 елда язның 65 көне дәвамында (21 март — 31 май арасында) узучы Wikimedia CEE Spring 2020 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең татар телле өлеше.
Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен яисә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, аның алдыннан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
- Бәйге зачётына түбәндәге критерийләргә туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларын хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларын бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант булырга мөмкин:
- бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
- бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрне тикшереп алу, яңа очраклары ачыкланган вакытында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучыны дисквалификацияләү.
Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):
- а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклек туганда;
- б) тәртип бозулары систематик халәтеннән гыйбарәт.
Нәрсә турында язарга / Булдыру өчен мәкаләләр исемлекләре
Бүләкләр
"Вики-яз 2020" проекты графигы
Гомуми график
- Грантка гариза
- 21 март – 31 май: Мәкаләләр бәйгесе
- 1 – 30 июнь: Нәтиҗәләр билгеләү
- 1 – 31 июль: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
- 15 – 31 июль: Нәтиҗәләрне бәяләү
Халыкара тематик график
атна #
|
көннәр
|
җәмгыятьләр / телләр
|
темалар
|
1 атна |
21 март – 29 март |
Австрия, Греция |
медицина
|
2 атна |
30 март – 5 апрель |
Маҗарстан, Эрзәләр |
спорт
|
3 атна |
6 апрель – 12 апрель |
Словения, Россия, Болгария |
икътисад
|
4 атна |
13 апрель – 19 апрель |
Төркия, Мальта, Азәрбайҗан |
архитектура
|
5 атна |
20 апрель – 26 апрель |
Польша, Казакъстан, Башкортостан |
табигать
|
6 атна |
27 апрель – 3 май |
Латвия, Сербия, Татарстан |
ашамлыклар
|
7 атна |
4 май – 10 май |
Украина, Армения, Албания |
тарих
|
8 атна |
11 май — 17 май |
Эсперанто, Хорватия, Косово |
мәгариф
|
9 атна |
18 май – 24 май |
Эстония, Словакия, Төньяк Македония |
фән
|
10 атна |
25 май – 31 май |
Беларусь, Румыния һәм Молдова |
мәдәният
|
Бәйге катнашучылары
Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Вики-яз 2020}} калыбын һәм мәкаләгә Төркем:«Вики-яз — 2020» бәйгесе мәкаләләре төркемен урнаштыру сорала.
Игътибар! Төркемләүне тизрәк башкару өчен хисап язмасы көймәләрегездә СЕЕSpring гаджетны кабызып була. Аннары яңа булдырылган мәкалә битендә булганда, Эзләү тәрәзе янындагы ачыла торган Тагын тартмасыннан [Вики-яз 2020] төймәсенә басасыз һәм адым-адым тутырасыз.
Җирле оештыручылары һәм жюри әгъзалары
Җирле оештыручы — Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме. Оештыручылар һәм жюри әгъзалары бәйгедә фәкать башкаларга үрнәк күрсәтү өчен катнаша ала.
Нәтиҗәләр
Шулай ук карагыз
Commons
Искәрмәләр