SkyTat
2019 елда барлыкка килгән. Бөтендөнья татар конгрессы,[1] Казан[2] һәм Чаллы[3] мэрияләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы[4] һәм Мәдәният министрлыклары[5] таныган шәхси инициатива. Тарихы![]() Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары оешмалары күптәннән бирле Әсәдуллаев йортында яшьләр өчен үткәрә торган программаларын Интернет-аша бар дөнья буйлап яшәүчеләргә ачу проекты буларак туа.[6] 2019 елда Иннополиста үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумы җыелышының проектлар бәйгесендә беренче булып чыга.[1] Проектта модератор буларак катнашучылар үз тәҗрибәсен уртаклаша,[7][8][9] җитәкчеләре исә башка татар телле startup-ларны бәяләүдә эксперт[3] һәм төрле конференцияләрдә модератор[10] буларак даими катнаша. Аерым бер суб-проект булган «SkyTat Китап уку клубы» 2020 елның март аеннан башлап эшли.[11][12] ПроцессыПрактик җыелышларны тәҗрибәле модераторлар җитәкли. Аралашу сессияләрендә беренче (танышып алу) катнашу бушлай тәкъдим ителә. Яшь буенча төрле төркемнәр каралган. Кызыклы фактлар
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia