Антропонимика
Антропонимика(грек. ἄνθρωπος — кеше вә ὄνομα — исем,ат) — кеше исемнәре, ата исеме кушамат, псевдоним, криптонимнарның (яшерен исем) килеп чыгышын, төзелеш- ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы. БүленешеАнтропонимика тарих, этнография, география, юриспруденция, әдәбият белеме, фольклористика, культурология, антропология белән тыгыз бәйле. Тел белемендә теоретик, гамәли, поэтик антропонимика аерыла.
Теоретик антропонимика антропонимнарның барлыкка килү, үсеш закончалыкларын, теге яки бу этнос антропонимиясенең тарихи катламнарын, кушылу мотивларын, башка телләрнең антропонимик системалары белән мөнәсәбәтләрне, исем кушуда күзәтелгән йола-гадәтләрне, мода, дин тәэсирен һ.б. өйрәнә.
Гамәли антропонимика антропонимик сүзлекләр төзү, анторопонимнарның язылыш-әйтелеш нормаларын билгеләү белән, загс хезмәткәрләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Поэтик антропонимика матур әдәбиятта, фольклорда кулланылган антропонимнарны өйрәнә. Татар телендә үсешеТатар телендә антропонимика фәне ХХ гасырның 60-70 елларында үсә башлый. Моңа кадәр аерым мәгълүматлар тупланып килсә дә, тирәнтен фәнни тикшеренүләр Саттаров Г. Ф. тарафыннан башкарыла. ИскәрмәләрӘдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia