Психолингвистика
[1]Психолингвистика[2] - лингвистика, философия, антропология, нейрофәннәр фәннәре белән бер рәттән когнитив фәннәр рәтенә керә. Ул ике бер зуррак фәннәрнең берләшмәсе: лингвистика һәм психология фәннәренең кушылып өйрәнелә торган тармагы. Тел, фикерләү һәм зиһеннең үзара яшәешен өйрәнә. Фән буларак 1953нче елдан башлап өйрәнелә башлый. ТарихБеренчеләрдән булып психолингвистика терминын Америка психологы Дж.Р.Кантор (1936) куллана, әмма бары тик 1946нчы елда гына Дж.Р.Канторның укучысы Н.Г.Пронко мәкаләсе ("Тел һәм психолингвистика") чыккач кына киң тарала башлый. Психолингвистикада өч төп теоретик чыганак бар. Беренчесе - тел белемендә психологик юнәлеш. Борыңгы заман телчеләре әйтүенчә, тел - ул рух, күңел эшчәнлеге һәм халык тормышының көзгесе. Шуңа карамастан, тел физик компонентлардан гына түгел, ә психик компонентлардан да тора. Бу телне һәр бер аерым кешегә (индивидуумга) каравын күздә тота. Кешеләрнең сөйләшү шарты һәм аларның эшчәнелеген көйләүче буларак тел кешененең дөньяви күзаллавын чикли, шулай итеп башка кешене бөтен килеш аңлау дөрес түгел. Психолингвистика тарихында Сепир-Уорф теориясе бик әһәмиятле урын алып тора. Б.Л.Уорфның тел һәм фикернең үзара яшәешен өйрәнү өлкәсендә алып барган актив эзләнүләре фәндә тагын да күбрәк кызыксыну уятты. Психолингвистиканың икенче чыганагы - Америка структуриалистлары эшләре (иң танылган структурисалистларның берсе - Н.Хомский. Аның уйлавынча, телдә сөйләшә һәм аңлаша белү кешенең дөрес җөмләләр төзи алу мөмкинлегеннән тора) Өченче чыганак - тел белеме проблемалары белән шөгыльләнгән психологларның эшләре. Ватан (Отечественная) лингвистикасы, иң беренчедән, сөйләм эшчәнлеге теориясе буларак төзелә. Психолингвистика тармаклары
Сөйләм үсеше (Сөйләм онтогенезы)"Сөйләшүче" җанварларКүпме генә җанварларны сөйләшергә, кеше телен аңларга өйрәтергә тырышмасыннар, җанварлар барыбер 3 яшьлек баланың сөйләменнән дә яхшырак итеп сөйләшә алмыйлар. Иң танылган сөйләшә торган җанварлар[3] арасында: горилла Коко, шимпанзе-бонобо Канзи, шимпанзе Уошо һ.б. Бала теленең үсеше[4]Зурларның аерым өйрәтүен санга сукмыйча балалар телне тулыча 4 яшькә өйрәнеп бетерәләр. Сөйләмгә кадәр алар бары тик аерым авазларны гына әйтеп үзенә бер балаларга гына хас "сөйләм" дә сөйләшәләр (кычкыралар, көләләр һ.б.). Балалар фонемаларны ишетергә өйрәнгәч, алар акрынлап фонемаларны аера башлый. Яшьярым вакытта баланың сөйләмендә аваз ияртемнәренә, ымлыкларга охшаган сүзләр барлыкка килә, ә инде ике яшьтә - ике һәм берничә сүздән торган сүзтезмәләр барлыкка килүе, телнең төзелешенә (грамматикасына) төшенү башлана. Инде өч яшьтә баланың сүзлек запасы күп тапкырга үсә. Бала телен өйрәнү түбәндәге өлкәләрдә каралып үтә:
ОнтолингвистикаБалалар сөйләмен өйрәнә торган фән (инглиз developmental psycholinguistics) Икенче телне үзләштерүИкенче телне үзләштергән вакытта кеше бик күп авырлыкларга юлыга, шунлыктан бу үзләшетрү процессларын өйрәнү бик мөһим. Алар туган телне үзләштерүне өйрәнүдә ярдәм итәргә мөмкин. Сөйләм барылкка китерүСөйләм барлыкка китерү процессын күзәтеп булмый диярлек, димәк, аны өйрәнүе аеруча авыр. Н.Хомскиның трансофрмацион- генератив грамматикасы кеше аерым бер кагыйдәләр кулланып тирән структураларны яссылыкка әйләндерә ди. Психологик яктан караганда, сөйләм барлыкка китерү вакытында сөйләшүче аерым бер кагыйдәләр кулланып үезенең уй-фикерен аерым бер телнең сөйләм берәмлегенә әйләндерә. Бу вакытта кеше үзенең коммуникатив мкасатын куллана. Бары тик грамматик төзелмәләрне һәм лексик берәмлекләрне сайлау аша гына кешенең уй-фикерен башкаларга җиткереп була. Шулай итеп, сөйләм кешенең аңындагы сурәтләрне күрсәтү ысулы булып тора. Этнолингвистика[5]Кешенең рухи дөньясына карап, тел кешенең генә түгел, халыкларның дөньяви карашына зур йогынты ясый. Сепир-Уорф теориясе буенча халык теленең структурасы кешенең дөньяга карашын һәм аңының структурасын билгели. БилингвизмБерничә телдә саф рәвештә аралаша алу билингвизм дип атала. Икенче телне үзләштерү нигезендә билингвизм иртә һәм соңга бүленә. Чит телдә сүйләшүче кешенең сөйләмендә күп кенә хаталар (фонетик, лексик, грамматик, синтаксик) күренә. Шулай ук коммуникатив һәм коммуникатив булмаган хаталар була. Патопсихолингвистика[6]Патопсихолингвистика кеше сөйләмендә булган паталогик тайпылышларны өйрәнә. Сөйләм паталогиясенә түбәндәге өйрәнү объектлары карый:
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia