Википедиядә
Данилов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Ватандашлык |
СССР
Россия |
Туу датасы |
30 октябрь 1937(1937-10-30) (87 яшь) |
Туу урыны |
Хуҗа Хәсән, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре |
тарихчы, икътисадчы |
Эш урыны |
Менделеевск, Ширәмәт районы, Тәтеш районы, Апас районы, Тасма һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы |
Әлма-матер |
Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Бүләкләр |
|
Вячеслав Влас улы Данилов (30.10.1937, Хуҗа Хәсән, Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы (1985)[1], төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китаплар авторы.[2][3] 2020 елның 6 октябрендә Хуҗа Хәсән авылында Тау иле керәшен татарлары музеен ачучы.[4]
Биографиясе
Вячеслав Влас улы Данилов 1937 елның 30 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында күп балалы керәшен татарлары гаиләсендә 11нче бала булып туган.[5]
1951-1953 елларда Хуҗа Хәсән авылы колхозында эшли. 1953-1957 елларда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Совет Армиясеннән кайтканнан соң Казан финанс институтын тәмамлый.
1957 елда Бондюг (хәзерге Менделеевск), 1960-1961 елларда Ширәмәт (хәзерге Нижнекамск) районында, 1963 елда Тәтеш районында эшли.
1964-1985 елларда Апас районы райкомының икенче секретаре булып эшләгән.[4]
1985 елдан Казанда «Татсельхозхимия» берләшмәсе рәисенең урынбасары, аннан соң «Госагропром”ның мәгълүмати үзәге директоры, соңрак «Тасма» берләшмәсе гендиректорының урынбасары — совхоз директоры, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мәскәүдәге вәкиле була.[4]
Бүләк һәм премияләре
- 1970 елның 22 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы исеменнән «В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә;
- 1974 елның 7 гыйнварында СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
- 1974 елның 18 гыйнварында Социалистик ярышта 1973 елның нәтиҗәләре нигезендә җиңүче булып «ЦК КПСС, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ исеменнән истәлекле значок» белән бүләкләнә;
- 1984 елның 1 декабрендә ЦК ВЛКСМ исеменнән «В. И. Ленин исеме белән 60 ел» дигән истәлекле билге белән бүләкләнә;
- 1985 елда Татарстан АССР исеменнән «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дип аталган медаль белән бүләкләнә;
- 1997 елның 27 октябрендә Татарстан Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә;
- 2001 елның гыйнварында Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә;
- 2005 елның 13 декабрендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә;
- 2012 елның 30 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;
- 2017 елның 23 октябрендә ТР Президенты указы нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә;
- 2017 елның октябрендә ЦК КПРФ исеменнән «Бөек Октябрь революциясенә 100 ел» дип аталган истәлекле медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә;
- 2018 елда «Кызыл Армиягә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнә;
- 2018 елда «Ленин Комсомолына 100 ел» дип аталган истәлекле орден белән бүләкләнә;
- 2020 елның 13 февралендә Мәскәүдәге «Татар штабы» үзәге исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
- 2020 елның октябрендә Бөтендөнья Татар конгрессының «Татар халкы алдында Олы фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә;
- 2020 елда «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» дип аталган Россия Федерациясе медале белән бүләкләнә.
- 2021 елның 10 февралендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел медале белән бүләкләнә.
Хезмәтләре
- Данилов, Вячеслав Власович. Хозесаново - земля моих предков [Текст] = Хуҗа Хәсән - әби-бабайлар нигезе / Вячеслав Данилов. - Казань : Идел-Пресс, 2014. - 452 с., [10] л. ил. : ил., портр.; 24 см.; ISBN 978-5-85247-725-5
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Н | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ш | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|