Габдулла Тукай һәйкәле (Мәлләтамак)

Габдулла Тукай һәйкәле
Сурәт
Заказчик Мәлләтамак авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Мөслим районы, Мәлләтамак авыл җирлеге һәм Мәлләтамак
Урын Мәлләтамак мәчете
Бүләк итүче Рафаэль Юнысов
Багышланган Габдулла Тукай
Материал төре бронза[d] һәм кара мәрмәр[d]
Рәсми ачылу датасы 26 апрель 2024[1]
Адрес 423976, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Мәлләтамак авылы, Тукай урамы, 1 йорт
Карта
 Габдулла Тукай һәйкәле Викиҗыентыкта

Мәлләтамак авылында Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в селе Мелля-Тамак) ― Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге административ үзәге Мәлләтамак авылында урнашкан һәйкәл (бюст). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган.

Тарих

Тышкы рәсемнәр
Һәйкәл ачылышыннан фотосурәтләр.
Тышкы рәсемнәр
Һәйкәл янында Тукайның тууына 139 ел тулуга карата әдәби музыкаль чарадан фоторәсемнәр. 26.04.2025.

2024 елда Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге һәм «Туган як – родные края» агрофирмасы үзәге Мәлләтамак авылында Тукай урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан мәчет каршында төзелгән.

Һәйкәлне ясатуның иганәчесе ― 1950 елда Мәлләтамакта туган, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры, РФ атказанган азык-төлек җитештерү хезмәткәре (2007), Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2005), «Алтын йөрәкле кеше» мактаулы исеменә ия (1999, 2005, 2006) Рафаэль Сөләйман улы Юнысов[2]. Ул мәчетне, паркны һәм һәйкәлне төзетүне үз өстенә алган, бүген дә иман йортын эшләтү буенча чыгымнарны үзе каплый[3].

Урыны

Мәлләтамак авылында, Яр Чаллыдан Мөслимгә баручы юлның уң ягында, тау башында, барлык яктан да күренә торган урында салынган[4].

2004 елда Ураза бәйрәменә ачылган мәчет янәшәсендә Тукай исемендәге парк булдырылган. Әлеге паркта 2024 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (бюст) урнаштырылган.

Тасвирлама

Габдулла Тукай. 1908

Һәйкәл йөзе белән мәчеткә карап тора. Һәйкәл бронзадан эшләнгән бюсттан һәм кара мәрмәрдән ясалган өч катлы аслыктан гыйбарәт. Бюст Габдулла Тукайның 1908 елдагы фотосурәтендәге образны гәүдәләндерә (Бакый Урманченың Яңа Кырлайда һәм Түбән Камада куелган һәйкәлләрендә дә әлеге фотосурәттәге образ кулланылган)[5].

Шагыйрьнең бронзадан ясалган бюсты кара мәрмәрдән эшләнгән дүртпочмаклы беренче аслыкка урнаштырылган. Аслыкка кыеклап, «Г. Тукай» дип язылган. Аслык үз чиратында дүртпочмаклы икенче җирлеккә, әлеге җирлек чәчәк утыртырлык итеп эшләнгән тагы бер киңрәк дүртпочмаклы өченче җирлеккә куелган. Һәйкәлнең тирә-ягы төзекләндерелгән: чәчәкләр, куаклар, яшь чыршылар утыртылган[6], су сибү көйләнгән үлән чәчелгән, һәйкәл янына Былтыр Шүрәленең бармакларын кыстырган бүрәнәне хәтерләтүче агач эскәмияләр куелган. Шулай ук һәйкәл тирәсендәге мәйдан яктыртылган. Яз көне һәйкәл тирәсендәге паркны чистарту өчен өмәләр оештырыла [7].

Һәйкәл каршына МөслимЮлтимер (БакалыЯр Чаллы) юлыннан җиңел автомобиль белән кереп туктарга була.

2025 елның 26 апрелендә Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукай тууына 139 елга карата әдәби музыкаль чара үткән. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин, иганәче Рафаэль Юнысов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева һ.б. катнашкан[8]

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya