Кәшшаф Патии
Кәшшаф Патии, әдәби псевдоним, чын исеме Габделкәшшаф Шәриф улы Патиев (1884 елда туган — XX йөзнең I яртысында вафат)[2] — шагыйрь, педагог, мулла. Габдулла Тукайның якын даирәсеннән. Тәрҗемәи хәле1884 елда туган. 1907—1916 елларда Казанда яши, укый һәм иҗат белән шөгыльләнә. Ирекле тыңлаучы булып Казан император университетының медицина факультетына лекцияләргә йөри. 1907 елда язылган беренче «Әлгасрелҗәдид журналына» шигыре «Әлгасрелҗәдид» журналының 1907 елның 25 гыйнвар санында басылып чыккан. Әлеге шигырендә К. Патии журналны һәрьяклап мактый, журналны чыгаруда актив катнашкан Тукай турында да искә ала:
Беренче шигырьләр китабын 1910 елда нәшер иткән. 1915 елда «Әшгарь» җыентыгы дөнья күргән. Яшь шагыйрь Кәшшаф Патииның иҗаты татар вакытлы матбугатында югары бәя алган.
ТукайКазанда яшәгәндә (1907—1916 еллар) Габдулла Тукай (1886—1913) белән якыннан аралаша. Медицина факультетында лекцияләр тыңлавын истә тотып, Тукайның иптәшләре Кәшшафны Габдулла Тукайның «сәламәтлек буенча подшефные» итеп билгели. Тукай шигырьләре Кәшшафның үзен дә иҗатка рухландырган. К. Патии Г. Тукайның үлемен авыр кичерә. Бөек шагыйрьнең вафатыннан соң язылган «Тукайга» дигән шигырендә («Әшгарь» җыентыгына кертелгән) Тукайның иҗатын «җемелдәп торган асылташларга» тиңли, аның «һәр язган сүзе бөек максатка юл ачучы», ди. Әлеге шигырендә «халык һәм тел яшәгәндә Тукай да яшәячәк» дигән өметен белдерә. ГаиләсеКызы Рауза Патиева. Әсәрләре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia